Район турында

Район үзәге: Базарлы Матак авылы

Территориясе: 1726,76 кв. км

халык саны: 18177 мең кеше
Муниципаль берәмлек Башлыгы

Адрес: 422870, Татарстан Республикасы, Базарлы Матак авылы, С. Крайнов ур., 58

Тел.: (84346) 2-00-26, 2-10-48;

факс: (84346) 2-17-57

E-mail: alkay@tatar.ru
 

  Районның тасвирламасы

 Әлки муниципаль районы Татарстанның көньягында урнашкан, Ульяновск өлкәсе, Спас, Алексеевск, Нурлат муниципаль районнары белән чиктәш. Базарлы Матак авылы «Әлки муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең административ үзәге итеп билгеләнгән һәм авыл җирлеге статусы бирелгән.  Әлки районы административ-территориаль үзәк буларак 1930 елның 10 августында оеша. Башта ул район үзәге Түбән Әлки авылы булганга Әлки дип атала. Моңа кадәр ул Спас кантонына, димәк, Казан губернасының Спас өязенә кергән. 1937 елда район үзәге нигездә, җирле сәүдәгәрләрдән реквизацияләнгән өстәмә биналар күбрәк булу сәбәпле  Базарлы Матак авылына күчерелә. 1944-1960 елларда районның көньяк-көнбатыш өлеше – Кузнечиха районына, ә көньяк өлеше Юхмачы (1935-1960 еллар) районына керә. Административ үзәкләрне эреләндергәндә, 1963 елның 1 февраленнән район Куйбышев районы составына керә. Ә 1965 елның 12 гыйнварыннан район яңадан торгызыла. 1010 елда оешкан район үзәге-Базарлы Матак авылы, Актай елгасы буена, Бряндино тимер юл станциясеннән 72 км ераклыкта урнашкан.

Демографик хәл

      2022 елның 1 гыйнварына Әлки муниципаль районының халык саны 18177 кеше тәшкил итә, шул исәптән район үзәгендә - 6217 кеше. Халык тыгызлыгы-кв. км га 11,0 кеше. Милли состав буенча: татарлар (12,0 мең кеше) - 64,2%; руслар (2,9 мең кеше) - 15,7%; чувашлар (3,5 мең кеше) -19,2 %; башкалар (0,2 мең кеше) - 0,9%.                                          

      Халыкның тормыш дәрәҗәсе һәм керемнәре

Районның эре һәм урта предприятиеләре буенча уртача айлык хезмәт хакы 2019 елда 27164 сум 40 тиен тәшкил иткән һәм узган ел белән чагыштырганда 11,6% ка арткан. Районның әлеге предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүчеләр саны, кече бизнеста эшләүчеләрне исәпкә алып, 4444 кеше тәшкил итте. Районда 6462 пенсионер исәпләнә, шуларның 5129ы-картлык буенча, 482се-инвалидлык буенча, 166 сы-туендыручысын югалткан очракта, 685е социаль пенсияләр ала. Узган елда пенсиянең уртача күләме 12,5 % ка артты һәм 2020 елның 1 гыйнварына 12608 сум тәшкил итте (2009 елның 1 гыйнварына – 11203 сум).  Әлки районы халкының җан башына акчалата керем күләме 11,6 % ка артты һәм 18960 сум тәшкил итте.

Сәнәгать

Әлки муниципаль районы буенча 2019 елның гыйнвар-декабрь айларында үзләре җитештергән төяп җибәрелгән продукция күләме, икътисадый эшчәнлекнең факттагы төре буенча үз көчләре белән башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 542,3 млн.сум тәшкил итте, бу узган ел белән чагыштырганда 26% ка күбрәк. Районда җитештерелә торган продукциянең төп төрләре: икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, он, ярма эшләнмәләре, үсемлек мае, сыр, атланмай, бетон, катнаш азык. Җирле товар җитештерүчеләр тарафыннан иттән ярымфабрикатлар (пилмән, мантый) һәм сөт продукциясе, пиломатериаллар, керамзит-бетон блоклар, пеноблоклар, пластик тәрәзәләр һәм ишекләр җитештерү оештырылган. 

Икмәк җитештерү белән «Әлки», «Хузангай» ҖЧҖ, "Ганиуллин Р. Ф." ШЭ шөгыльләнә. 2019 елда икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү предприятиеләре тарафыннан 16,7 млн.сумлык 511 тонна икмәк, 516 тонна он, 1439 тонна ярма эшләнмәләре, 1844 тонна үсемлек мае, 503 тонна сыр җитештерелгән.

       Инвестицияләр һәм төзелеш

Район территориясендә эшләүче оешмалар тарафыннан 2019 елның 12 аенда «төзелеш» эшчәнлеге төре буенча 349,5 млн.сумлык эшләр башкарылган, республика һәм федераль бюджетлардан юллар төзү, ремонтлау һәм реконструкцияләүгә 419,2 млн. сум бүлеп бирелгән. Гомуми файдаланудагы җирле әһәмияттәге юллар буенча муниципаль программаларны гамәлгә ашыруга һәм социаль өлкә объектларының мәйданчыкларын төзекләндерүгә юнәлтелгән эшләр 21,4 млн. сумга башкарылган.

Федераль һәм республика программалары буенча сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлауга - 11,9 млн. сум, мәгариф объектларына – 80,6 млн. сум, мәдәният һәм спорт объектларына – 15,8 млн. сум тотылган.

«Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауны модернизацияләү» республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2007 елдан 2019 елга кадәр район үзәк хастаханәсенең терапия корпусын, үзәк район хастаханәсе ашханәсен, Юхмачы участок хастаханәсен, 25 койкага исәпләнгән 3 авыл табиб амбулаториясен, 11 модульле ФАПны һәм РҮХ каршындагы паталоанатомия бүлеген яңарту үткәрелде. 2019 елда Чуаш Кичүендә табиб амбулаториясе төзелде. Cырхауханәгә, балалар консультациясе янкормасын да өстәп төзеп, капиталь ремонт ясалды,  хатын-кызлар консультациясе белән бала табу бүлегенә капиталь ремонт ясалды, 23 ФАП ремонтланды. «Авылны үстерү» программасы буенча Аппак һәм Югары Әлморза авылларында ФАП төзелде. Белем бирү учреждениеләренә капиталь ремонт ясау республика программасы буенча, Базарлы Матак авылындагы Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә 44,7 млн. сумлык һәм аграр көллияткә 35,7 млн. сумлык капиталь ремонт ясалды.

 Базарлы Матак авылында  мәйданы 1800 кв.м. булган чаңгы базасы һәм хоккей мәйданчыгы эшли.

  Авылда югары сыйфатлы тормыш булдыру өчен мәдәни кыйммәтләргә үтемлелек, мәдәни ихтыяҗларны канәгатьләндерү мөмкинлеге һәм авылның иҗади үсеше мөһим фактор булып тора. 

 2019 елда күпфункцияле үзәкләрне төзү программасы Чуаш Борнае авылында 50 урынга (7,4 млн. сум) яңа күпфункцияле үзәкне файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирде. Югары Әлки авылында клуб ремонтланды (5,2 млн. сум).  «Парклар һәм скверлар» программасы кысаларында авыл урамнарының архитектур-ландшафтлы йөзен үзгәртеп, район парклары төзекләндерелә. 2019 елда район үзәгендәге Ленин урамы бульвары тулысынча яңартылды.

2019 елда «Чиста су» программасы буенча 10 млн. сум үзләштерелгән. Иске Камка, Иске Алпар авылларында су башнялары куелды һәм суүткәргеч салынды. Иске Тумба авылында яңа скважина борауланды һәм суүткәргеч үткәрелде. Садиково авылында скважина борауланды, су башнясы урнаштырылды һәм суүткәргеч үткәрелде.  Районга сигез авыл җирлегендә су челтәрләрен реконструкцияләүгә өстәмә 55 млн. сум бүлеп бирелде.

 Моннан тыш, районда соңгы елларда әлкилеләрнең торак шартларын яхшырту буенча  тормышка ашырылучы берничә уңышлы программа узган елда гына да гомуми мәйданы 7013 кв.м. булган 64 торак йортны файдалануга тапшырырга, еллык планны 100,2% ка үтәргә мөмкинлек бирде.  Сиктерме-Хузангай авылында 20 аренда торагы төзелеше алып барыла, объектны файдалануга тапшыру вакыты-2020 елның августы.        

Торак-коммуналь хуҗалык

Әлки муниципаль районы территориясендә су белән тәэмин итү, су челтәрләрен ремонтлау, җылылык белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча  хуҗалык эшчәнлеген «Әлки коммуналь челтәрләре» ҖЧҖ оешмасы башкара.  Район территориясендә 101 су башнясы, авыл җирлекләре балансында булган 108 артезиан скважинасы, 288 км суүткәргеч челтәре, тәүлегенә 250 м3 куәтле чистарту корылмалары, 5 км канализация челтәре бар. Торак фондын төзекләндерү дәрәҗәсе: суүткәргеч - 98%, канализация - 5%, җылылык -  100%. «Әлки коммуналь челтәрләре» ҖЧҖнең 2019 елда әлеге хезмәт төрләре буенча кереме 5,5 млн.сум тәшкил иткән.  

2020 елның 1 гыйнварыннан су бүлү белән «Инженерлык челтәрләре»   ҖЧҖ шөгыльләнә. «Эко-Сервис»ҖЧҖ каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән шөгыльләнә. Калдыклар алга таба сортировкалау һәм утильләштерү өчен Алексеевск районына чыгарыла. 410  каты көнкүреш калдыклары контейнеры сатып алынды.

Район буенча торак фонды 494,2 мең кв. м тәшкил итә. Күпфатирлы 533 торак йорт бар, шуларның 516сы-блоклы төзелешләр.   Күпфатирлы йортлар-15 берәмлек, гомуми мәйданы 10,5 мең кв.м.   Халыкны торак белән тәэмин итү бер кешегә 26,5 кв.метр тәшкил итә( Татарстан Республикасында - 26,2 кв. метр).

 Кулланучылар базары

 Җәмгыятьнең тереклек эшчәнлеген тәэмин итүче кулланучылар базары ваклап сату кибетләренең, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләренең тармакланган челтәрен тәшкил итә. Районның ваклап сату структурасында 141 стационар сәүдә объекты, 6 җәмәгать туклануы предприятиесе, халыкка көнкүреш хезмәтләре күрсәтүче 30 предприятие эшли. Сәүдә предприятиеләренең район челтәре сәүдә индустриясенең заманча таләпләренә җавап бирә торган һәм сатып алучыларга югары хезмәт күрсәтү культурасын тәэмин итә торган югары комфортлы объектлар төзү юнәлешендә үсә. Районда төбәк компанияләреннән: «Тандер» ЯАҖ (Магнит),«Магнит Косметик» ЯАҖ «Агроторг»(Пятерочка), Альбион-2002 (Бристоль), «Лабиринт-Волга» ҖЧҖ (Красное&Белое), «Торгсервис 16» ҖЧҖ ( Светофор). 

«Әлки» кулланучылар кооперативы расланган график нигезендә стационар сәүдә объектлары булмаган авылларга барып сәүдә итә. Сәүдә 3 автолавка ярдәмендә 25 авылга оештырылган. 

  Агросәнәгать комплексы

Әлки муниципаль районының авыл хуҗалыгы оешмалары: «Кызыл Шәрык- Агро» АҖ, « Хузангай» ҖЧҖ, «Салман» дуңгызчылык фермасы ҖЧҖ, «Яшь Көч» ҖЧҖ, крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар (ШЯХ). 28 гаилә фермасы төзелде һәм эшли: сөт юнәлешендә - 18,  мөгезле эре терлек симертү - 2, дуңгыз симертү - 2,  кәҗә фермасы - 1,  сарык фермасы - 1, ат фермасы - 3 һәм кош фермасы - 1. 2020 елның 1 гыйнварына районның агросәнәгать комплексында эшләүчеләр саны 1,0 мең кеше тәшкил итә. Уртача айлык хезмәт хакы узган ел белән чагыштырганда 10,3% ка артып, 23,6 мең сум тәшкил итә. Районда язгы һәм көзге бодай, көзге арыш, арпа, солы, тары, борчак, көнбагыш, кукуруз игелә. 2019 елда авыл хуҗалыгы культуралары чәчүлекләре 98,2 мең гектардан артык тәшкил итте, шул исәптән бөртек өчен кукурузны да кертеп, бөртекле һәм кузаклы культуралар - 35,8 мең га, азык культуралары - 27,0 мең га, техник культуралар - 16,3 мең га. Уртача уңыш 1 гектардан 31,3 центнер тәшкил итте. 

 Терлекчелекнең әйдәп баручы тармаклары-сөт-ит терлекчелеге һәм дуңгызчылык. 2020 елның 1 гыйнварына Әлки районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 32803 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Төп мөгезле эре терлек структурасында 14810 баш сыер, 8687 баш дуңгыз, 986 баш ат исәпләнә.

        ­2019 елда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 62,8 мең тонна сөт җитештерелгән. Тере авырлыкта 3,6 мең тонна терлек һәм кош үстерелгән.  Барлыгы 14982 баш бозау һәм 6249 баш дуңгыз туган. Продукция сатудан 4179 млн. сумлык табыш алынган. Районның уңышлы үсеше җәмәгать производствосы үсешенә генә түгел, авылдагы шәхси ярдәмче хуҗалыклар - кече хуҗалыкларның финанс яктан тотрыклылыгына да бәйле. Бүгенге көндә районда күпчелеге терлекчелек продукциясе - сөт, ит, тавык йомыркасы җитештерү буенча махсуслашкан 7669 шәхси хуҗалык бар.             

       Районда 6649 баш эре мөгезле терлек асрала, шул исәптән сыер - 2919 баш; дуңгыз - 1291 баш, сарыклар һәм кәҗәләр - 7772 баш. 2019 елда халык тарафыннан 184,6 млн. сумлык 8392 тонна сөт тапшырылган. Бер сыердан керем 63,2 мең сум тәшкил иткән. Гаилә фермаларында 93 яңа эш урыны булдырылган.  Сыер һәм дуңгыз ите Казан шәһәре агропаркындагы базарда, шулай ук район үзәгендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла, сөтне сөт кабул итү пунктларына тапшыралар.

    Кече эшмәкәрлек

2020 елның 1 гыйнварына районда 456 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли, шул исәптән 60 кече предприятие,   юридик зат оештырмыйча, 45е крестьян-фермер хуҗалык булган, 396 шәхси эшмәкәр. Кече һәм урта предприятиеләрнең гомуми саныннан 40% ы сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендә, авыл хуҗалыгы тармагында – 20,3 %, сәнәгатьтә - 10%, төзелештә - 7 %. Кече эшмәкәрлек субъектларына меңнән артык эш урыны туры килә. Әлки муниципаль районының тулаем территориаль продукт структурасында кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өлеше 26,9 % тәшкил итте (2018 елда – 23,6%).

Кече эшмәкәрлек субъектлары районның муниципаль ихтыяҗлары өчен продукция китерү буенча үткәрелә торган конкурсларда актив катнашалар. Алар ярдәмендә сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, торак фонд объектларын төзү һәм реконструкцияләү эшләре алып барыла. Кече һәм урта бизнес вәкилләре районның хәйрия эшчәнлегендә, төрле җирле һәм республика чараларын үткәрүдә актив катнашалар. Авыл хуҗалыгы продукциясе, балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен азык-төлек сатып алына. Икътисадның коммуналь секторы предприятиеләре торак пунктларны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр, урам суүткәргечләрен алыштыралар һәм капиталь ремонтлыйлар, район халкын җылылык белән тәэмин итәләр.    

Районда шәхси эшмәкәрләр тарафыннан йортлар һәм башка хуҗалык корылмалары төзү өчен тәрәзәләр һәм ишекләр, керамзит блоклар җитештерү оештырылган. Шәхси затларның үз пилорамалары бар.  Шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының он җитештерү буенча шәхси тегермәннәре, икмәк һәм икмәк-күмәч әйберләре җитештерү буенча мини-пекарнялары бар. Шәхси бизнесны үстерүдә соңгы елларда такси һәм йөк ташу кебек хезмәтләр дә киң юнәлеш алды, шулай ук кием ремонтлау һәм тегү, аяк киемен ремонтлау, көнкүреш техникасын ремонтлау, чәчтарашханә һәм косметика хезмәтләре, фото һәм видео төшерү, автосервис хезмәтләре күрсәтелә.

          Түбән Әлки авылындагы Шәйхетдинов Әсгать уллары Дамир һәм  Альбертның шәхси сәнәгать мәйданчыгы динамик үсешкә мисал булып тора.  Хәзерге вакытта мәйданчык территориясендә 6 резидент эшли: ШЭ Д.А. Шәйхетдинов, ШЭ А. А. Шәйхетдинов, «Ремтехсервис» ҖЧҖ, «Ремтранссервис» ҖЧҖ, «Агроплюс» ҖЧҖ, «ТрансОл»ҖЧҖ. Резидентларның эшчәнлек өлкәсе - транспорт хезмәтләре күрсәтү, сөт җыю, сөт ташу, бетон җитештерү, эре габаритлы техникага капиталь ремонт ясау, үсемлекчелек өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү һәм май җитештерү.

Коммуникациясе үткәрелгән, мәйдан эчендәге һәм керү юллары төзелгән 35,9 га мәйданлы «Алтын Үзән» муниципаль мәйданчык бар. 10 резидент эшләячәк дип планлаштырылган мөйданчыкта, хәзерге вакытта 2 резидент җир кишәрлекләренә аренда шартнамәсен рәсмиләштергән. Тагын 3 резидент теплица хуҗалыгы, бетон һәм шешәләргә тутырылган су җитештерү белән шөгыльләнергә ниятен белдерде.

Мәгариф

Муниципаль мәгариф системасында 1955 укучыга  белем бирүче 11 урта, 9 төп гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Сыйныфларның уртача тулылыгы 9 кеше тәшкил итә. Белем бирү процессын 604 кеше тәэмин итә, шуларның 332се педагогик хезмәткәр. 244 педагогик хезмәткәр  квалификация категориясенә ия, бу 73% тәшкил итә. «Мәктәп автобусы» өстенлекле милли проекты кысаларында районда 43 торак пункттан 17 мәктәп автобусында 373 укучыны йөртү оештырылган.

2019 елда урта мәктәпне 53 укучы тәмамлады, барысы да урта белем турында документ алды.  9 чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне «Укудагы аерым уңышлары өчен»медале белән тәмамлады.

 БДИ нәтиҗәләрен анализлау күрсәткәнчә, 2019 ел нәтиҗәләре база һәм профиль математика, тарих, физика, җәмгыять белеме буенча 2018 ел нәтиҗәләреннән югары. Ә база математика, җәмгыять белеме, тарих буенча уртача күрсәткечләр республика күрсәткечләреннән бераз югарырак. Калганнары уртача республика күрсәткечләреннән калыша, бу безне борчый һәм белем бирү сыйфатын күтәрүдә яңа алымнар эзләргә этәрә.

                                      Мәктәпкәчә белем бирү

Районда 742 балага 80 педагогик хезмәткәр хезмәт күрсәтүче 31 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе эшли. 2014-2019 елларда яңа балалар бакчалары төзү һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт ясау район үзәгенең мәктәпкәчә учреждениеләренә балаларны урнаштыру проблемасын хәл итәргә мөмкинлек бирде. Сихтерме-Хузангай авылында 20дән артык балага урын җитми. Хәзерге вакытта Сихтерме-Хузангай авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзү проекты эшләнде һәм төзелеш эшләре башланды.

          Балаларга тәрбия һәм өстәмә белем бирү.

Хәзерге вакытта Әлки муниципаль районының балаларга өстәмә белем бирү системасында төрле ведомстволарга караган 3 учреждениедә 6 яшьтән 18 яшькәчә 2488 бала, шуларның 65 % (1616 бала) «Балалар иҗат йорты» өстәмә белем муниципаль бюджет оешмасында шөгыльләнә. Балаларга өстәмә белем бирү берләшмәләрендә белем бирү эшчәнлеге 6 юнәлеш буенча 118 белем бирү программасы нигезендә гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына караган өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнүче балаларны да исәпкә алып, район буенча өстәмә белем бирү 100% тәшкил итә. Өстәмә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләрнең 100дән артыгы төрле ярыш, конкурс, смотр, фестивальләр призеры.

 Сәламәтлек саклау

Район халкына медицина ярдәмен РҮХ, Юхмачы участок хастаханәсе, 3 табиб амбулаториясе, 40 фельдшер-акушерлык пункты күрсәтә.  Сәламәтлек саклау системасы медицина оешмаларында 36 табиб һәм 151 урта медицина хезмәткәре составында  285 кеше эшли. Район буенча табиблар белән тәэмин ителеш 10 мең кешегә 19,1, урта медицина хезмәткәрләре - 10 мең кешегә 81,6.  Район медиклары арасында 4 ТР Атказанган табибы, 1 Сәламәтлек саклау отличнигы.

Структур үзгәртеп коруга, дәвалау-профилактика оешмаларының эшчәнлеген оптимальләштерүгә, матди-техник базаны ныгытуга, авылда эшләү өчен яшь белгечләрне җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатларында ел саен район мәктәпләрен тәмамлаучылар медицина университетына укырга җибәрелә. 2019 елның 12 аенда диспансерлаштыруны 3430 кеше узды, шуларның 630ы II этапка җибәрелде. 1350 маммография тикшеренүе, онкоцитология -722 кеше, яшерен канга тизәк - 2101 кеше, ПСА – 211 кеше.

  Сәламәтлек саклау учреждениеләре халыкка гамәлдәге норматив документлар нигезендә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтә.  Капиталь ремонттан соң ашыгыч медицина ярдәме белән кабул итү-диагностика бүлеге, сырхауханә, бала табу бүлеге ачылды.  Даими медицина тикшерүләре беренче тапкыр федераль бюджет акчалары хисабына, мәгариф һәм социаль яклау хезмәткәрләре өчен түләүсез һәм медицина хезмәткәрләренә түләү белән уздырыла

                    Халыкны социаль яклау.

   Район территориясендә халыкны социаль яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруны тәэмин итү белән социаль яклау структурасы шөгыльләнә, аңа Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге филиалы,  «Кайгырту» ХСХККҮ (Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге), Әлки   өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты керә.

 2019 елда 6430 граждан җәмәгать транспортында йөрү, торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча социаль ярдәм чараларын алу хокукын гамәлгә ашырды.

2019 елда Үзәк белгечләре һәм аның бүлекчәләре 2255 кешегә хезмәт күрсәткән, шуларның өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе  тарафыннан 249 социаль хезмәт алучыга 95428 социаль хезмәт күрсәтелгән, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе 1367 кешегә 6605 хезмәт күрсәткән.

     70 яшьтән өлкәнрәкләр өчен социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗлык һәм яшәү шартларын ачыклау максатыннан йорт саен халык белән очрашулар оештырылды. Барлыгы 1696 йорт хуҗалыгы тикшерелде.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында ХСХККҮ автотранспортында 65 яшьтән өлкәнрәк булган 639 өлкән граждан медицина оешмаларына китерелде.

2019 елда аз керемле гаиләләргә, пенсионерларга социаль контракт нигезендә 586 450 мең сумлык матди ярдәм күрсәтелгән. Шул исәптән аз тәэмин ителгән, балигъ булмаган балалары булган 23 гаилә 425 250 мең сум күләмендә матди ярдәм алды.

Шулай ук РФ Пенсия фонды идарәсе коллективы да район халкы тарафыннан кисәтүләрсез уңышлы гына эшләп килә.  

   Мәдәният

  Райондагы мәдәният структурасы клуб, музей, китапханә эше, музыкаль сәнгать өлкәсеннән гыйбарәт. Район мәдәният учреждениеләре челтәре 29 Авыл мәдәният йорты, 19 авыл клубы, Район мәдәният йорты, музыка мәктәбе, 2 музей, киноучреждение, 36 китапханәдән тора. Район учреждениеләре тарафыннан 4225 кеше җәлеп ителгән 10536 мәдәни-массакүләм чара уздырылган.

«Халык»исеменә ия булган 6 театр коллективы эшен дәвам итә. (Болар-«Рябинушка», «Вдохновение» вокаль ансамбльләре, «Ташкыннар» халык театры, «Әфганнан Чечняга кадәр» вокаль коллективы, «Киләчәк», «Умырзая»театры коллективлары).

Әлки сәхнәсендә күп кенә чараларның 3 телдә үткәрелүе толерантлык һәм тыныч яшәү үрнәге булып тора. Артистларыбызның этникара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән республика чараларында катнашуы турында да әйтергә кирәк.

Район мәдәният учреждениеләре сәхнәләрендә дә, күрше районнарда да уңыш белән чыгыш ясый. «Сабантуй» төбәкара татар халкы бәйрәменең даими катнашучысы булып тора. Быел Чуаш республикасының Урмай авылында узган бәйрәм дә аннан башка узмады.  Чуаш Республикасы һәм Ульяновск өлкәсенең Мәләкәс районы, Пенза өлкәсе белән хезмәттәшлек итү турында килешү кабул ителде.

2019 елда Әлки җирендә өченче тапкыр «Әйлән бәйлән –түгәрәк  уены»дигән балалар уен программаларының зона фестивале узды. 2019 елда фестивальдә Татарстан Республикасы районнарыннан  295 кеше, шул исәптән 233е балалар составында  21 коллектив катнашты. Ел саен республика фестивалендә Төмән өлкәсе Төмән районы Каскарино муниципаль берәмлеге Янтык авылының «Яшьлек» мәдәният һәм ял үзәге» автоном учреждениесенең «Вак бәлеш» балалар фольклор коллективы катнаша.

     Авылда югары тормыш сыйфатын булдыру өчен мәдәни кыйммәтләргә үтемлелек, халыкның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү һәм иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру мөһим фактор булып тора.  

Базарлы Матак авылындагы өч парк әлкилеләрнең иң яраткан ял итү урыны булып  тора. 2018 елда Ана даны паркында Ана һәйкәле ачылды. Хисап елында Ленин урамындагы бульварны төзекләндерү эшләре тәмамланды.

 2015 елда, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына, "Геройлар паркы"нда «Геройларга» стеласы төзелде һәм ачылды. Кара мәрмәрдән төзелгән стелада Әлки районында туып-үскән Советлар Союзы һәм Социалистик Хезмәт Геройларының  исемнәре язылган.   Паркларда үткәрелгән мәдәни-күңел ачу чараларында олылар да, балалар да бик теләп катнаша.

Район үзәгеннән тыш, һәр авыл җирлегендә диярлек балалар мәйданчыклары булган парклар ачылды.                                                                      

Яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт

 Районда 135 спорт объекты эшли, шулардан иң мөһимнәре -  спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре буенча уникаль - «Алинә» универсаль спорт залы һәм «Ләйсән» йөзү бассейны. Иске Матак һәм Базарлы Матак авылларында урам тренажерлары белән 2 универсаль мәйданчык төзелде. 

УСЗ базасында спортның уен төрләре өчен спорт залы,тренажер залы, аэробика, бию белән шөгыльләнүгә билгеләнгән гимнастика залы эшли. Ел дәвамында спорт комплексында көн саен волейбол, баскетбол, мини-футбол, бокс, каратэ, милли көрәш, өстәл теннисы, гимнастика, ирекле көрәш, билбау көрәше, гер спорты һ.б. спорт төрләре белән 300 гә якын кеше шөгыльләнә.

Хисап чорында спорт залына көнгә уртача 326 кеше килгән. 

Шулай ук «Ләйсән» йөзү бассейнының су спорт һәм ял төрләре белән шөгыльләнү өчен билгеләнгән зәңгәр юллары көн саен район халкын һәм кунакларын каршы алуы горурлык хисе уята. Су полосы һәм йөзү төркемнәре төзелде. Тренер Александр Георгадзе җитәкчелегендә шөгыльләнүче безнең ватерполочылар бөтенроссия турнирларында, Россия беренчелегендә катнаша.

2019 елда безнең кызлар Түбән Новгородта көмеш медаль, Ленинград өлкәсенең Кириши шәһәрендә бронза медаль һәм Пенза шәһәрендә су полосы буенча турнирда 4 урынны яуладылар. (Безнең берничә ватерполочы Олимпия резервы тренерларында кызыксыну уяткан инде. Өч кыз чакыру алды, әмма алар әлегә өйдә шөгыльләнергә карар иттеләр).

Агымдагы елның май аенда районда Мәскәү, Волгоград, Пенза, Липецк шәһәрләре командалары катнашында ярышлар планлаштырылган. Июнь аенда безнең команданы Болгариягә ярышларга чакыралар.

Районда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 3% ка арткан һәм район халкының 8585ен, ягъни барлык район халкының 48% ын тәшкил итә. 

Балалар иҗат йорты базасында 1510 бала шөгыльләнүче 147 спорт түгәрәге оештырылган. Милли көрәш, баскетбол, волейбол, футбол, өстәл теннисы, чаңгы спорты, хоккей кебек спорт төрләре белән кызыксыну арта һәм алар актив үсеш алды.

Районнан чыккан кешеләр: 

Хәйруллин Нәҗип Гарифулла улы-профессор, авыл хуҗалыгы университеты кафедрасы мөдире, тумышы белән Түбән Әлки авылыннан.

Хәйруллин Айрат Нәҗип улы-Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты.

Хәйруллин Илшат Нәҗип улы-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Эдельвейс Корпорейшн" ЯАҖ генераль директоры.

Җиһаншин Равил Хәбибулла улы-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ПСО "Казан" генераль директоры.

Вәлиев Фоат Вәли улы-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "Алексеевскдорстрой" ААҖ генераль директоры.

Имамов Марсель Мөкатдис улы-Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге идарәчесе.

Зарипов Марат Рифгат улы-Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты рәисе.

Саттаров Вагыйз Сөләйман улы-Түбән Новгород өлкәсе прокуроры урынбасары, чыгышы белән Чиябаш авылыннан.
 

Кабаева Алинә Марат кызы-дүрт тапкыр Европа чемпионы, абсолют дөнья чемпионы, нәфис гимнастика буенча олимпия чемпионы, Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, әтисе Марат тумышы белән Урта Әлки авылыннан.
 

Михеев Анатолий Яковлевич - БДБ һәм Балтия илләрендә "Аэроджет" Америка аэрокосмик компаниясе вәкиле. 

Мәхмүтова Исламия-Россиянең Атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты, тумышы белән Югары Әлки авылыннан. 

Булатова Галия-Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, тумышы белән Югары Әлки авылыннан. 

Хисмәтов Әсхәт-Татарстан Республикасының халык артисты, Г.Камал театры артисты, тумышы белән Түбән Әлки авылыннан. 

Педер Хузангай-Чуашстанның халык шагыйре, тумышы белән Хузангай авылыннан.

Нәби Дәүли-халык шагыйре, тумышы белән Яңа Камка авылыннан. 

Каюмов Дамир Каюм улы-КПСС РК беренче секретаре, тумышы белән Югары Әлки авылыннан.

Кәлимуллин Салихҗан Минсабир улы - "Татагрохимсервис" ХК президенты, РСФСРның Атказанган авыл хуҗалыгы инженеры, тумышы белән Чиябаш авылыннан.

Смородинов Иван Васильевич - генерал полковник, ике "Ленин", "Кутузов һәм Суворов 1 дәрәҗә" орденнары, өч "Кызыл Байрак" ордены белән бүләкләнгән, Иске Матак авылында туып-үскән.

Кольцов Михаил Иванович-маршал Г.К. Жуков исемендәге Россия Федерациясе хәрби-академия фәннәре, һава-космик оборонасы башлыгы урынбасары, Салман авылында туып-үскән.

Волков Владислав Николаевич-ике тапкыр Советлар Союзы герое, СССР очучы-космонавты.

Закиров Урал Нури улы - РФА физика-математика фәннәре докторы, "Космик техниканың атказанган сынаучысы", "Атказанган космик техника төзүчесе" бүләкләре кавалеры.

Хисаметдин Әл-Мөслим-галим, "Таварихы Булгария"нең авторы, тумышы белән Ташбилге авылыннан.

Рудольф Нуриев-бөтен дөньяга танылган балетмейстер, әнисе тумышы белән Төгәлбәй авылыннан.

Гыймаев Зөфәр Фоат улы-Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисе, атказанган мәдәният хезмәткәре, тумышы белән Түбән Әлки авылыннан.

Гатауллин Мәхмүт Хисмәт улы-РСФСРның атказанган укытучысы.

Шәкурова Фәнүсә Заһит кызы-авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты.

Соңгы яңарту: 2022 елның 13 октябре, 15:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International