Никошин
Александр Федор улы
Әлки муниципаль районы башлыгы
Кирәкле мәгълүматлар
Адрес:
422870, Татарстан Республикасы, Әлки районы, Базарлы Матак авылы, С.Крайнов ур., 58
Телефон:
8(84346) 2-10-48
Факс:
8(84346) 21-7-57
E-Mail:
alkay@tatar.ru
БИОГРАФИЯ
Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе. 1967 елның 3 июлендә ТАССРның Әлки районы, Базарлы Матак авылында туган. Югары белемле, 1993 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын “Авыл хуҗалыгында хуҗалык эшчәнлегендә бухгалтер учеты һәм анализ” белгечлеге буенча тәмамлый. Хезмәт юлын 1988 елда Базарлы Матак һөнәр училищесында, соңрак “Заветы Ильича” колхозында комсомол оешмасы секретаре буларак башлый. 1989-90 елларда салым ревизоры – Әлки район финанс бүлеге инспекторы булып эшли, 1990-96 елларда – Әлки районы Дәүләт салым инспекциясенең баш салым инспекторы, 1996-1997 елларда – кулланучылар хокукларын яклау район комитеты рәисе, 1997-2001 елларда Дәүләт салым инспекциясе җитәкчесе, 2001-2005 елларда “Ак Барс” банкының Чистай филиалы Әлки өстәмә офисы начальнигы, 2005-2006 елларда почта элемтәсе район участогы начальнигы булып эшләде. 2006-2009 елларда Әлки муниципаль район Советы аппараты белән җитәкчелек итте. 2009 елдан район башкарма комитеты җитәкчесе.
Өйләнгән. Кызы һәм улы бар.
Дополнительная информация
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International