• 19 Февраль 2018 г.

    Әлки районында бүреләр санын көйләү максатында җиде ерткычны аулаганнар

    Районда бүреләр санын көйләү максатында аучылар җиде ерткычны аулаганнар
  • 19 Февраль 2018 г.

    Әлки районында былтыр 17 янгын чыккан, утта бер кеше һәлак булган

    Узган ел районда 17 янгын очрагы булды. Бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда 15 процентка кимрәк, дип хәбәр итә район янгын күзәтчелеге өлкән инспекторы Радис Инсапов.  Утта бер кеше һәлак булган (2016 елда да янгында бер кеше гомере өзелгән иде).  Соңгы өч елда янгыннарда кешеләрнең имгәнү-җәрәхәтләнү очраклары күзәтелмәгән.
  • 19 Февраль 2018 г.

    Бүгенге көндә Әлки районында 6522 пенсионер яши

    Лаеклы ялдагы әлкилеләрнең уртача пенсиясе узган елда 6 працентка арткан һәм 10481 сум тәшкил итә.  Социаль пенсияләр 8096 сумга җиткән, Бөек Ватан сугышында катнашучылар ай саен 28910 сум пенсия ала. 2017 елда 516 кеше беренче тапкыр пенсия ала башлаган. Шулай итеп бүгенге көндә районда яшәүче 6522 кеше үзен пенсионер дип атый.
  • 19 Февраль 2018 г.

    Әлки районы: Сөт хәзерләү арта

    Соңгы ун көндә шәхси хуҗалыклардан 166073 кг сөт хәзерләнде. Бу узган ел белән чагыштырганда 3453 килограммга артык. Күрсәткечләрдә уңай динамика күзәтелә: алдагы ункөнлек белән чагыштырганда да сөт җыючылар хәзерләү пукнтларына 3,4 таннага күбрәк кыйммәтле чимал тапшырганнар. Татарстан буенча сөтнең сатып алу бәясе 16 сум 50 тиен, безнең районда 15 сум.

Чаралар планы

Вакыйгалар календаре

Февраль 2018 ел.

Дш Сш Чш Пҗ Җм Шм Як
    1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28     


Хезмәтләр Барлык хезмәтләр

Хисапларны түләү

Коммуналь түләүләр, элемтә, интернет, ТВ

Copyright © 2003-2018
Хата таптыгызмы? Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз
Яндекс цитирования