“Тяминов” фермер хуҗалыгы быел 6 сорт бәрәңге үстергән. Фермер Юрий Тяминов әйтүенчә, кайбер сортларның уңышы бик яхшы, ә кайсы начар уңган. Югыйсә җире дә, яңгыры да, коры айларда сугаруы да бер үк булган.
Шуңа халыкның бәрәңге бакчаларындагы уңышның төрле булуына гаҗәпләнәсе юк.