Уңыш формалашуның гаять җаваплы чоры башланды. Хуҗалыкларда бөртеклеләр тишелеп чыкканчы тырмалау эшләре 7 мең гектарда башкарылды. 20 мең гектарда башлыча уҗым басулары чүп үләннәргә каршы химикатлар белән эшкәртелде. Шулай ук 5,1 мең гектарда корткычларга каршы, 4,9 мең гектарда төрле чирләргә каршы гербицидлар кертелде. Тагын 10,4 мең гектар мәйданда чәчелгән культуралар яфрактан тукландырылды.