Әлки районы ЗАГС бүлегендә июньдә туган 5 бала теркәлгән

2018 елның 3 июле, сишәмбе

Ә ел башыннан биредә 69 нәни әлкиле исәпкә алынган.  Үткән айда 4 пар никахлашкан, тик, кызганыч, 4 пар аерылышкан да. Елның беренче яртысында исә 21 гаилә төзелгән, 25 пар  араларын өзгән. Июньдә  25 кеше, ә ел башыннан 153 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән.

Чагыштыру өчен: 2017 елның июнендә ЗАГС бүлегендә 8 бәби (ел башыннан – 48) теркәлгән, 11 пар (31)  өйләнешкән, 4 гаилә (16) таркалган, 20 кеше (150) вафат булган

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International