Росреестрның Татарстан буенча идарәсе һичшиксез нотариус раславы таләп ителгән алыш-бирешләргә багышланган “кайнар линия” үткәрде

2018 елның 4 июле, чәршәмбе

 “Кайнар линия” барышында 100 дән артык сорауга аңлатмалар бирелде. Аеруча еш кабатлана торган сорауларны һәм аларга җавапларны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

 

СОРАУ. Бакчачылык ширкәтендә урнашкан йортны һәм җир участогын сату тәртибе турында. Сатучының әлеге милеккә хоку­клары ЕГРНда теркәлгән, объ­ектлар кадастр исәбенә куелган. Аларны сатканда яңа техник план төзү кирәкме?

ҖАВАП. Бу очракта объ­ектларны бүтән кеше милкенә күчергәндә яңа техник план эшләү таләп ителми.

СОРАУ. Ир һәм хатын үзләренең уртак мөлкәтләрен бүлү турында нотариуста Килешү рас­ладылар. Аның нигезендә ир һәм хатынның берсенә калдырылган күчемсез милек объектына ми­лек хокукын теркәү өчен Килешү якларының берсе мөрәҗәгать итә аламы?

ҖАВАП. “Күчемсез милеккә дәүләт теркәве турында” Законның 15 маддәсе 3 бүлеге 5 пункты нигезендә, күчемсез ми­лек объектына хокукны берьюлы кадастр исәбенә куелмыйча дәүләт теркәве үткәргәндә нотариуста расланган алыш-биреш яисә но­тариус башкарган башка гамәл буенча хокукка дәүләт теркәве ту­рында гариза белән нотариус рас­лаган алыш-бирешнең теләсә кай­сы ягы, яисә нотариус яки аның хезмәткәре мөрәҗәгать итә ала.

СОРАУ. Танышыбызның фа­тирга милек хокукы ЕГРНда теркәлгән. Ул әлеге мөлкәтнең яртысын үзенең улына бүләк итмәкче була. Әлеге күчемсез ми­лек объектының яртысы аның үз милкендә кала. Бу очракта алыш- бирешне нотариуста раслау зарур­мы?

ҖАВАП. Бүләк итү килешүе нигезендә фатирның яртысына хо­кук улына күчеп, ул теркәлгәннән соң гына милеккә гомуми өлеш хокукы көченә керә. Бу очракта өлешне бүләк итү килешүен нота­риуста раслау мәҗбүри түгел.

СОРАУ. Сату-алу гамәлен но­тариуста раслаганнан соң ике як та аны нинди срокта теркәп өлгерергә тиешләр?

ҖАВАП. Теркәү срогы –но­тариуста расланган алыш-би­реш нигезендә хокукларга һәм тиешле документларга дәүләт теркәве үткәрү турындагы гариза Идарәгә кабул ителгән көннән соң өч эш көне дәвамында (Хокуклар­ны теркәү турында законның 16 маддәсе 1 бүлеге 8 пункты).

Пресс-служба.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International