Әлки районы үзәгендә юл киселеше реконструкцияләнә

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Әлеге юл участогында элек автомобиль аварияләре еш була иде. Инде бу зур юллар киселешен әйбәтләп, барлык заманча таләпләргә туры китереп ясап бетереп киләләр. Бу участокның өч юнәлештәге юллары да киңәйтеп эшләнгән. Киселеш уртасында транспорт керү тыелган өчпочмак формасындагы урын (разметка) ясала. Юл кырыйлары ныгытыла, мәгълүмат бирә торган билгеләр куела. “Алексеевскдорстрой”ның район участогы җитәкчесе Рашат Гыйззәтуллин әйтүенчә, Казан һәм Болгар юллары юнәлешләрендә транспорт көтүчеләргә җил-яңгырдан, кояштан ышыклану өчен павильоннар куелачак. Бу яңалыкларны халык инде күптәннән көтә иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International