Олылар бассейнда 14.00-15.00 сәгатьләрдә һәм 15.00-16.00 сәгатьләрдә коена ала. Кичен 19 сәгатьтән 21 сәгатькә чаклы шулай ук өлкәннәрне көтәләр биредә. Калган вакытта бассейнда укучылар шөгыльләнә.
Бассейнда йөзәргә теләүчеләр медицина белешмәсе, алмаш аяк киеме, коену костюмы, баш киеме һәм шәхси гигиена әйберләре алып килергә тиеш. Бассейнда бер сәгать коену бәясе 100 сум, пенсионерлар өчен 50 сум.
1 октябрь – өлкәннәр көнендә пенсионерлар һәм инвалидлар бассейннан түләүсез файдалана алалар