Базарлы Матак янәшәсендә төзелүче “Алтын үзән” (“Золотая долина”) сәнәгать мәйданчыгында су өчен скважина борауланган иде. Хәзер инде бирегә су башнясы урнаштырылды һәм 200 метр озынлыгында суүткәргечләр салына башлады.