Татарстан Росреестрында " Росреестрга 10 ел " күкрәк билгесе белән бүләкләү дәвам итте

2018 елның 20 октябре, шимбә

Иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләү буенча югары миссияне Идарә җитәкчесе Азат Җаббаров, шулай ук җитәкче урынбасарлары Ада Зәйдуллина, Рөстәм Немаев, Евгения Бабич һәм Алексей Слесаренко башкардылар.   “Росреестрга 10 ел” күкрәк билгеләре һәм таныклыклары тантаналы шартларда 122 дәүләт хезмәткәренә, тармакның хезмәт ветераннарына тапшырылды.

Бүләкләр тапшыручылар истәлекле вакыйга белән котлап, ведомствоны торгызуга, үстерүгә һәм камилләштерүгә зур өлеш керткәннәре өчен хезмәткәрләргә рәхмәт әйттеләр һәм аларга киләчәктә дә һөнәри уңышлар теләделәр.

Исегезгә төшерәбез, 2018 елда Росреестр берьюлы ике истәлекле датасын билгеләп үтә: күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәве системасын булдыруга 20 ел һәм дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте (Росреестр) оешуга 10 ел.

Матбугат хезмәте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International