Татарстан Республикасында "Көзге каникуллар” профилактик чарасы старт ала

2018 елның 22 октябре, дүшәмбе

2018 елның 9 аенда Татарстан Республикасы юлларында балалар катнашында 474 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 10 бала һәлак булган һәм 491е  җәрәхәтләнгән. Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә һәлакәткә эләгүләре белән бәйле хәлләр аеруча борчу тудыра. Ел башыннан 5 пассажир бала һәлак булган. Әлеге категория юл хәрәкәтендә катнашучыларның саны кискенләшүгә бәйле рәвештә балалар күпләп йөри торган урыннарда балаларны махсус утыргычлардан башка йөртүләрне профилактикалау буенча чаралар узачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре игътибарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кече яшьтәге җәяүлеләр дә читтә калмаячак. Алар тарафыннан юл аркылы чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полицейскийлар хәрәкәтнең яшь инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетлары, «Ата-аналар патруле», «Россия укучылар хәрәкәте» иҗтимагый оешмасы белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең укуы урынына  алга таба алар белән профилактик эш алып бару өчен җибәреләчәк. Шулай ук гомуми белем бирү оешмаларында полиция хезмәткәрләренең укучылар һәм аларның ата-аналары белән профилактик әңгәмәләре булачак. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы һәм сак булырга чакыра.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International