Татарстанда «Бердәм Россия» "Яңарту 2018" дискуссиясе уздыра

2018 елның 9 ноябре, җомга

"Яңарту 2018» дискуссияләр бөтен Россия буенча старт алды. Татарстанда тәкъдимнәр «Бердәм Россия " нең җирле бүлекләрендә уза торган конференцияләр барышында тикшерелә.

"Әлеге партия форумы кысаларында без «Яңарту 2018»  дискуссиясе өчен иң мөһим темаларны билгелибез, тәкъдимнәр исемлеген формалаштырабыз. Башта районнарда, беренчел бүлекләр базасында», - дип сөйләде "Бердәмроссиялеләр" нең Татарстан башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев.

Дискуссиядә партиянең һәр әгъзасы һәм аның тарафдарлары катнаша ала. Иң яхшы тәкъдим авторлары Казанга төбәк мәйданчыкларына чакырылачак. Алар киләсе атнада республика партия конференциясе алдыннан узачак. Йомгаклау документын “Бердәм Россия" Бөтенроссия съездында формалаштыру планлаштырыла.

"7 һәм 8 декабрьдә Мәскәүдә «Бердәм Россия» съезды узачак, анда килеп туган икътисади кыенлык һәм халыкның гражданлык активлыгы арту шартларында алдагы эшләребезнең стратегиясе һәм тактикасы буенча фикер алышу күздә тотыла», -дип хәбәр итте «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин партиянең Казан бүлеге конференциясендә.

"Гомумән алганда, безгә халык белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә кирәк», - дип ассызыклады ул.

Татарстанда тәкъдимнәр җыюның беренче этабы бүген тәмамлана, дип хәбәр иттеләр партиянең төбәк бүлегендә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International