Әлки районында коррупцион юнәлештәге сораулар буенча гражданнардан язмача мөрәҗәгать итү өчен " Ышаныч тартмалары» урнаштырылды

2018 елның 10 ноябре, шимбә

Коррупция юнәлешендәге  хәбәр һәм мөрәҗәгатьләрне «Ышаныч тартмалары»на да салырга мөмкин. Әлеге тартмаларны сез район үзәгендәге берничә урында очрата аласыз. Алар муниципаль район Советының беренче кат фойесында (Крайнов ур., 58), балалар иҗаты йорты фойесында (Совет ур., 11), үзәк район хастаханәсе поликлиникасы беренче катындагы фойесында (Базар урамы, 2), дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең район бүлеге бинасының беренче катында (Крайнов ур., 63) урнаштырылган.

"Ышаныч тартмасы» ннан алганнан соң гражданнарның язма мөрәҗәгатьләре карап тикшерү һәм киләчәктә алар белән эшләү буенча карарлар кабул итү өчен район башлыгына җибәрелә. Коррупция белән бәйле булмаган мөрәҗәгатьләр муниципаль район Советының гомуми бүлегенә җибәрелә. Коррупция мәсьәләләре һәм әзерләнүче, кылынган яки хокукка каршы башкарылган эшләр турындагы белешмәләр белән бәйле булмаган ананим мөрәҗәгатьләр карала, ләкин җавапсыз калдырыла. Әдәпсез сүзләр кулланылган мөрәҗәгатьләр дә каралмый.

Әдәпсез яисә мәсхәрәле гыйбарәләр, кешеләрнең тормышына, сәламәтлегенә яки милкенә куркыныч янаучы гражданнарның мөрәҗәгатьләре тиешле органнарга тапшырыла. Җирле үзидарә органнары компетенциясенә карамаган мөрәҗәгать кергән очракта, ул тиешле дәүләт хакимияте органына җибәрелә.

Газета укучыларыбызга көч структураларының «Кайнар линия " телефоннары номерларын да искә төшерәбез. Районның теләсә кайсы кешесе ришвәтчелек, коррупция фактлары, теләсә кайсы рангтагы түрәләрнең хезмәт урыныннан явызларча файдалануы турында белеп, түбәндәге ышаныч телефоннары буенча хәбәр итә ала:

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча бүлекчәсе – 2-01-02;

Район прокуратурасы-2-07-39;

Әлки муниципаль районы Советы-2-12-25;

Интернетта  http://alkeevskiy.tatar.ru сайты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International