Әлки муниципаль районында план буенча 8500 кеше гриппка каршы вакцинацияләнде, шуларның 2640ы балалар.

2018 елның 16 ноябре, җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсе хәбәр иткәнчә, гриппка каршы прививка кампаниясе ахырына якынлаша. Гриппка каршы вакциналаштыруны 1 764 880 татарстанлы  сайлады! Прививкалар халыкның 47,5% ы колачланган.

Кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) һәм грипп буенча эпидемиологик ситуация хәзерге вакытта тотрыклы,көчле вируслы респиратор инфекцияләре белән авыручылар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан түбәнрәк, грипп белән авыручылар саны теркәлмәгән.

Шуның белән бергә, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе гриппны профилактикалау буенча мәгълүмат кампаниясе кысаларында гриппның һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган һәм югары сулыш юллары зарарлый торган кискен йогышлы авыру булуын искәртә. Авырулар санының эпидемик күтәрелеше ел саен көзге-кышкы чорга туры килә.

Һәр кеше чир йоктыра ала. Грипп вируслары сөйләшкәндә, төчкергәндә яки ютәл белән авыру кешедән һава аша бик җиңел тапшырыла. Чир вирусның иң кечкенә өлешләре, ә аннары үз авызы яки борыннары булган предметларга кагылып була. Вирусның иң кечкенә өлешләренә тиеп китеп, ә аннары үз авызыңа  яки борыныңа  кагылып та грипп йоктырып була. Билгеле булганча, грипп вируслары кешене өстәл, телефоннар, ишек тоткалары өслегенә  эләгеп 2-8 сәгать эчендә кешене инфекцияләргә мөмкин.

Авыру кешеләр тирә-юньдәгеләрне зарарлый. Грипп вирусы белән йогышланган кешеләр авыруның беренче билгеләре чыкканчы бер көннән алып җиденче көненә кадәр авыру тарата.

Гриппның нәтиҗәләре бик авыр һәм куркыныч. Үпкәләрдә-пневмония, бронхит, сулыш юлларында - отит, синусит, ринит, трахеит, йөрәк-кан тамырлары системасында-миокардит, перикардит, нерв системасында - менингоэнцефалит, энцефалит, невралгия, полирадикулоневрит.

Гриппны кисәтү-Вакцинация. Вакцинация ярдәмендә авыру башланганчы ук кисәтелә. Вакцинация гриппны дәвалауга һәм аның өзлегүләренә киткән чыгымнарга караганда 3-4 тапкыр арзанрак. Беренче чиратта гриппка каршы прививкалар риск төркемендәге затларга кирәк, бу-6 айдан балалар; 1-11 сыйныф укучылары; студентлар; хәрби хезмәткә чакырылучылар; йөклелек; хроник авырулар, шул исәптән үпкә, йөрәк - кан тамырлары авырулары, симерү белән интегүче затлар, медицина хезмәткәрләре, хезмәт күрсәтү өлкәсе, транспорт, уку йортлары хезмәткәрләре, 60 яшьтән өлкәнрәк затлар.

Риск төркемендәге кешеләргә Вакцинация бушлай үткәрелә.

Прививканы яшәү урыны буенча медицина оешмаларында алырга була әле. Грипптан ул килеп җиткәнче саклану вакыты да бар әле.

Сәламәт булыгыз!

Нурлат территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты  Абзалов А. Ф

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International