2018 елда балаларга түләүләр

2018 елның 16 ноябре, җомга

Авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр бирелә торган түләү.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 9 февралендәге 67 номерлы “Авыл җирлегендә даими яшәүче хатын-кызларга бала туганда бер тапкыр түләнә торган түләү турында” карары нигезендә 2018 елның 1 гыйнварыннан авыл җирендә яшәүче хатын-кызларга бер тапкыр түләнә торган түләү кертелде:

25 яшькә кадәр, беренче бала туганда, 50 000 сум күләмендә;

29 яшькә кадәр, өченче бала туганда, 100 000 сум күләмендә.

Беренче (өченче) бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү түбәндәге шартларда  бирелә:

Бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң  туса;

алучы Россия Федерациясе гражданы булса ( раслаучы документ булып паспорт тора);

бала тапкан хатын-кызның Татарстан Республикасы территориясендәге авыл җирендә даими яшәү вакыты мөрәҗәгать итү датасына кимендә өч ел тәшкил итсә.

Татарстан Республикасы территориясендәге авыл җирлегендә даими яшәү факты паспортта тиешле билге белән раслана.

Шул ук вакытта авыл җирлеге дип, шәһәр торак пунктлары категориясенә керми торган авыллар, бистәләр, торак пунктлар санала.

Беренче (өченче) бала туганда бер тапкыр бирелә торган түләү бала туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать иткән очракта билгеләнә.

Бүгенге көндә әлеге социаль ярдәм чарасыннан 26 хатын-кыз файдаланган (23- 1 бала туганда, 3 - 3 бала туганда).

Беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә айлык түләү.

«Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында» Федераль закон нигезендә, 2018 елдан башлап, беренче бала тууга (уллыкка алынуга) бәйле рәвештә, айлык түләү кертелде.

Айлык түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тапкан (уллыкка алган) хатын-кызлар түбәндәге шартларда  хокуклы:

Россия Федерациясе гражданлыгы булу;

Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү урыны;

гаиләнең җан башына уртача кереме 13713 сумнан артмый (Татарстан  Республикасында 2017 елның икенче кварталы өчен билгеләнгән эшкә сәләтле халыкның яшәү минимумының 1,5 күләме)

2018 елда айлык түләү күләме-8490 сум (Татарстан Республикасында 2017 елның 2 кварталы өчен билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумының зурлыгы).

 Шунысын да белергә кирәк, сабый туганнан соң алты айдан да соңга калмыйча ай саен бирелә торган түләүне билгеләү өчен мөрәҗәгать иткәндә, түләү бала туган көннән башкарылачак. Калган очракларда - аны билгеләү өчен мөрәҗәгать иткән көннән.

Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

бала туу (уллыкка алу) турында таныклык;

 гариза тапшырыла торган айга кадәр килгән 12 календарь ай өчен гаилә әгъзаларының кереме турындагы мәгълүмат язылган документлар;

 банк счеты реквизитлары.

Компенсация билгеләүне сорап мөрәҗәгать иткәндә гариза бирүчегә паспорт күрсәтергә кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International