Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасы гаиләләре өчен V районара Форум узды

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

1 декабрьдә Чистай балалар йорты базасында Татарстан Республикасының Кама аръягы зонасындагы гаиләне алмаштыручыларның V районара Форум узды. Әлеге чарада дүрт гаилә катнашты. Балалар һәм ата-аналар өчен  мастер-класслар, “Хезмәт. Гореф-гадәтләр. Иҗат" тематикасы буенча иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды. Безнең районның актив гаиләләре Әлки районы Башкарма комитеты җитәкчесе Йосыпов И.В. Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International