Әлки районында Яңа елны иң матур бизәнеп каршылауга бәйге игълан ителде

2018 елның 4 декабре, сишәмбе

Халыкның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе – Яңа ел якынлаша. Без аны елдан-ел ямьлерәк бизәнеп каршы алырга, купшырак, күңеллерәк үткәрергә тырышабыз. Менә быел да декабрь ае керүгә биналар, йортлар каршына бәйрәм чыршылары куела, төрле төстәге гирляндалар балкып яна башлады. Район үзәгенең Крайнов урамында яшәүче Мысыргалиевлар да өйләрен инде  сокланып туймаслык итеп бизәп куйганнар. Мондый матурлык авылларыбызны да ямьли, кәефне күтәрә, олының-кеченең күңеленә шатлык өсти бит. Әйдәгез, шундый өлгер-уңганнардан үрнәк алып, һәркайсыбыз эшләгән оешмаларыбызны, өйләребез тирәсен матурларга ашыгыйк. Бәйрәм чыршылары янына кар-боз сыннары да ясап куйыйк.

Бәйгегә махсус комиссия йомгак ясаячак. Жиңүчеләр Яңа ел төнендә районның төп чыршысы янында игълан ителер.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International