Февраль аенда Татарстанда ипотека килешүләре саны 20 процентка диярлек арткан.

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

Агымдагы елның февраль аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе тарафыннан торак урыннарга сату-алу буенча 5580 килешү (шуларның 1954 - Казанда), торак булмаган 713 (шуларның 378 – Казанда) һәм 2696 – җир кишәрлекләренә (шуларның 706 - Казанда) теркәлгән. 2019 елның ике аенда Татарстан Росреестры тарафыннан 16 839 сату-алу килешүе теркәлгән, шул исәптән Казанда 5 661.

 

 

2019 елның февралендә кредит килешүләре буенча теркәлгән ипотекаларның гомуми саны 6125 тәшкил итә (Казанда – 2 406). Бу агымдагы елның гыйнвар ае белән чагыштырганда 18,4 процентка күбрәк. Шул ук вакытта торак биналарга сату – алу эшләре 4 560 (Казанда – 1834), торак булмаган биналарга – 313 (Казанда – 47) һәм 1252 (Казанда-525) тәшкил итә.2019 елның ике ае эчендә Татарстан Росреестры тарафыннан кредит килешүләре буенча ипотекалар теркәлгән 11 297, шулардан Казанда-4 285. 2018 елда әлеге күрсәткечләр 11 909 һәм 4942 тәшкил иткән.

Теркәлгән өлешләп катнашу килешүләренә килгәндә, биредә элеккечә зур үсеш күзәтелә. Әйтик, агымдагы елның февралендә өлешләп катнашу буенча теркәлгән шартнамәләрнең гомуми саны 1796 тәшкил итте, бу 2018 елның февраль ае белән чагыштырганда 34% ка күбрәк. Тулаем алганда, узган ел белән чагыштырганда, 31,7% ка арткан: 2019 елның ике аенда өлешләп катнашу буенча 3330 килешү теркәлгән, 2018 елда шул ук чорга 2 529 килешү теркәлгән.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International