Мәдәният хезмәткәре көне

2019 елның 26 марты, сишәмбе

2019 елның 25 мартында  Базарлы Матак авылы мәдәният йортында  Әлки районының авыл мәдәният йортлары, клуб, китапханә һәм музей хезмәткәрләре катнашында  мәдәният хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды.

Әлки муниципаль районы башлыгы Александр Никошин исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән, һөнәри бәйрәмнәре белән Әлки муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов вокалист һәм хореографлар, рәссамнар һәм видеооператорлар, тавыш операторы, китапханәчеләр һәм рәссамнар, педагогларны - мәдәният дөньясына катнашы булган барлык кешене  дә котлады.

Ул мәдәният учреждениеләренең алдынгы хезмәткәрләренә район башлыгы һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталары тапшырды.

Әлки муниципаль районының мәдәният бүлеге начальнигы Рәсимә Гайфуллина хезмәттәшләрен мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлады. Ул шулай ук мактау грамоталары да тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International