Базарлы Матак авылында Җиңү көненә багышланган тантаналы митинг булып үтте.

2019 елның 11 мае, шимбә

Азатлык сугышчысы һәйкәле янында авыл халкы җыелды. Мәйдан үзәгендә мактаулы урыннарда Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераннары утырды.

Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг Нәби Дәүли исемендәге гимназия укучылары әзерләгән әдәби- музыкаль монтаж белән башланып китте. Сугыш еллары җырлары яңгырады, мәдәният хезмәткәрләре күңелләргә үтеп керерлек тирән эчтәлекле сәхнә күренешләре тәкъдим иттеләр.

Алып баручылар митингның тантаналы өлешен игълан иткәч, анда катнашучыларны район башлыгы Александр Никошин котлады. Татарстан Президенты Рөстәм Миннихановның котлавын Казан кунагы Лилия Гайнетдинова җиткерде. Ә Бөек Ватан сугышында катнашкан Лев Миндрюковның чыгышын митингка килүчеләр алкышларга күмделәр. Ветераннар оешмалары район советы рәисе Ришат Хәлиуллинның чыгышы да бик җылы булды.

Тантаналы митинг бер минит тынлык һәм автоматлардан залп белән тәмамланды. Мәйдан аша махсус техника колоннасы үтте. 9 Май бәйрәме исә Үзәк паркта әле озак дәвам итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International