Лисенков С. М исемендәге музей хезмәткәрләре 2019 елның 9 маенда Әлки районы Базарлы Матак авылының Үзәк паркында урнаштырылган армия палаткасында үз кулларың белән чын хәрби гимнастерканы тотып, фронттагы хатларны укып, шул чорның атмосферасына чумып була торган " Мәңгелек хәтер!" дип исемләнгән күчмә күргәзмә оештырды. Быел район халкы һәм кунаклары палатка эчендәге проектор экранында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары, якыннарын һәм авылдашларының фотоларын карый алдылар.