«Татарстан бу эшне беренчеләрдән булып башкарды. Эшчәнлекнең бу өлкәсенә көн кадагындагы проблемаларны хәл итүдән ераклык-иң әһәмиятлесе. Күчемсез милек реестрында чикләр турындагы актуаль мәгълүматлар булу хакимият органнарына җир кишәрлекләрен әйләнешкә җәлеп итәргә, ә гражданнарга участоклардан максатчан файдаланырга мөмкинлек бирә. Шулай ук чикләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматлар территорияләр үсешенә ярдәм итә һәм бизнес алып бару куркынычын киметә», - диде ТР буенча Кадастр палатасы директоры вазыйфаларын башкаручы Антон Самойлов.
2019 елның беренче кварталында муниципаль берәмлекләр чикләре турында мәгълүмат кертү буенча Курган өлкәсендә, Тыва Республикасында, Оренбург өлкәсендә, Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Забайкальеда актив эш алып барылды.
БДКМР на Россия Федерациясенең 12 субъектында муниципаль берәмлекләренең барлык чикләре кертелде: Татарстан һәм Алтай республикалары, Амур, Владимир, Воронеж, Новосибирск, Рязань, Сахалин, Смоленск, Чиләбе өлкәләре, шулай ук Ямал-Ненец автономияле округы.
Шул ук вакытта БДКМРда Мәскәү, Севастополь, Магадан һәм Ростов өлкәләре, Кырым Республикасы, шулай ук Чукотка автономияле округы территориясендә урнашкан Муниципаль берәмлекләр чикләре турында мәгълүмат юк.