Гражданнарга психологик ярдәм күрсәтү көнен үткәрү турында.

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Гражданнарга психологик ярдәм көне үткәрү турында

Агымдагы елның 6 июнендә Татарстан Республикасының Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) психологик ярдәм көне узачак. Әлеге чара кысаларында өлкәннәр һәм балалар үзләрен борчыган темаларга, шул исәптән балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре, яшьтәшләре белән мөнәсәбәтләр, яшүсмерләр арасында конфликтлар, психологик пландагы башка «балалар» мәсьәләләре буенча профессиональ консультацияләр һәм киңәшләр алу белән конфиденциаль рәвештә аралаша алачаклар.

         Чараның үзенчәлеген исәпкә алып, һәм анда катнашырга теләгән гражданнарга белгеч-психолог белән нәтиҗәле эшләү максатыннан (843) 236-61-64 телефоны буенча алдан язылып куярга кирәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International