8 июньдә узачак Әлки районы Сабантуе программасы әзерләнә.

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Быел да милли бәйрәм гадәти, әмма матур урында - " Имәнкәй «балалар сәламәтләндерү лагере янында яшел чирәмдә узачак. Район Сабан туе елдан-ел кызыграк, эчтәлекле уза. . Быел да бәйрәмнең киң программасы әзерләнә. Әлбәттә, Сабантуйның иң дулкынландыргыч мизгелләре ат чабышлары, татар көрәше булачак, алар тамашачыларны барыннан да күбрәк туплаячак. Күпләр бәйрәмнең традицион уеннарында – чүлмәк ватуда, көянтә-чиләк белән йөгерүдә, аркан тартуда һәм башкаларда катнашырга тели. Мәдәният хезмәткәрләре, чакырылган артистлар халыкны күңелле җырлар һәм биюләр белән сыйлыйлар. Бәйрәмчә сыйлар тәкъдим итеп, сәүдә нокталары эшләячәк.

Бәйрәмгә бик күп кунаклар киләчәк. Дуслар, Сабантуйны бергәләп күңелле, дус-тату бәйрәм итәчәкбез!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International