Архив эше-мөһим эш!

2019 елның 31 мае, җомга

Әлеге чараны үткәрү кысаларында документларның сакланышын тәэмин итү (законнар, саклау режимнары, эшләрне системалаштыру), шулай ук архив эшен оештыру мәсьәләләре каралды.  Гөлнара Габдрахманова билгеләп үткәнчә, барлык документларны да «саннарга» күчерергә була, ләкин шулай да документларны кәгазьдә, «тере имзалар»белән саклап калу бик мөһим. Хәзерге вакытта бөтен Россия буенча документлар исемлеген килештерү бара, ул кәгазьдә генә булырга тиеш. Бу бик трудоемкий процессы, чөнки һәр тармакның үз документлары. Әмма әлеге исемлекне раслап, күп кенә мәсьәләләр хәл ителәчәк, бу күп кенә гражданнарның тормышын җиңеләйтәчәк.

Шулай ук архив эше белән шөгыльләнүче белгечләр Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең архив бүлмәләрендә булдылар, анда эшне «кул белән» үзләштерү һәм аны норматив таләпләр нигезендә рәсмиләштерү буенча мастер-класс үткәрелде. Архив эше буенча Дәүләт комитеты документларының сакланышын һәм дәүләт исәбен алуны тәэмин итү секторы мөдире Чулпан Гыйниятуллина әйтүенчә, Архив эше белән шөгыльләнүче оптималь шартлар булдыру бик мөһим, чөнки безнең бурыч документларны 50-60 елга түгел, ә мәңгелеккә саклау!

Чара тәмамланганнан соң Ада Зәйдуллина, документларны саклау эшенең мөһимлеген билгеләп үтте, җентекле аңлатулары өчен Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты вәкилләренә рәхмәт белдерде. Билгеле булганча, Татарстанда Идел буе федераль округы буенча Росреестр саклагычлары төзелә, шуңа күрә бу юнәлештә актив хезмәттәшлек алга таба да дәвам итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International