Татарстан кооперативлары 1,4 млрд сумлык продукция сатып алган һәм җитештергән.

2019 елның 31 мае, җомга

"2015 елдан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына матди-техник базаны үстерүгә грантлар рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары бирелә. Шул чордан башлап, 2019 елны да кертеп, 64 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына 740,3 млн. сум күләмендә грант ярдәме бирелде. 212 эш урыны булдырылган. Сөт, ит, яшелчә эшкәртү, катнаш азык, крахмал җитештерү, шулай ук терлек чалу пунктлары төзү, җиләк-җимеш культураларын эшкәртү цехларын модернизацияләү һәм җиләк - җимеш саклау урыннары төзү буенча проектлар гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.

Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2019 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар эшкәртү һәм сату кооперативларын аларның матди-техник базасын үстерүгә 300 млн сум күләмендә грантлар рәвешендә үстерүгә дәүләт ярдәме чаралары каралган.

"2019 елдан дәүләт ярдәме шулай ук милли проект кысаларында күрсәтеләчәк. "Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясенә ярдәм итү системасын булдыру» төбәк проекты кооперацияне үстерү буенча чаралар комплексын күздә тота. 2019 елга республикада 339,3 млн сум федераль акча расланган. Республика бюджетыннан финанслау 79,6 млн сум тәшкил итә», - дип өстәде Ришат Хәбипов.

Агымдагы елда, крестьян-фермер хуҗалыклары һәм кооперативларны да кертеп, 68 яңа кече эшмәкәрлек субъекты булдырылыр дип планлаштырыла.

Шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2017 елның 13 июнендәге 384 номерлы карары белән расланган 2017-2020 елларга Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү программасын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперативларын төзү һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны оештыру һәм гамәлгә ашыру максатларында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» оештырылды.

"Татарстан Республикасында кооперацияне үстерүгә ярдәм итү буенча финанстан тыш чаралар күрсәтелә. Системалы рәвештә өлкә семинар-киңәшмәләре, муниципаль районнарга мәгълүмати–консультация сәфәрләре, шәхси консультацияләр уздырыла. Кооператив вәкилләренең тармак чараларында һәм төрле дәрәҗәдәге күргәзмәләрдә катнашуы оештырыла. Кооперациягә ярдәм итү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар фермерларны һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны кооперациягә җәлеп итүгә, аларның финанс тотрыклылыгын арттыруга һәм җитештерү күләмнәрен арттыруга юнәлдерелгән», - дип өстәде Ришат Хәбипов.

Белешмә өчен:

Татарстанда барлыгы 263 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлгән, шул исәптән 58 – тәэмин итү-сату,86 – эшкәртү, 14 – кредит, башкасы -105.

2018 елда кооперативлар тарафыннан 1,4 млрд.сумлык продукция сатып алынган һәм җитештерелгән. Сату эшчәнлеге юнәлеше буенча 625,5 млн сумлык товар сатылган, тәэмин ителеш буенча – 68,8 млн сумлык, 411,6 млн сумлык товар эшкәртелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгының Матбугат хезмәте

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International