12 июнь Россия көне

11 июнь 2019 ел., сишәмбе

Бәйрәм хөрмәтенә лисенков исемендәге  музейда тематик экскурсия оештырылды. «Бердәм Россия» нең Әлки җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре һәм «Яшь Гвардия»активистлары актив катнашты. Бәйрәмгә музей хезмәткәрләре «Россия-минем туган илем»дигән күргәзмә әзерләделәр. Очрашу Россиядә билгеләп үтелүче бәйрәмнең тарихы турында сөйләүдән башланды. Россия - үз территориясе, үз дәүләт теле, үз законнары, үз халкыны сайлаган Президенты булган бәйсез дәүләт, дип сөйләделәр. Балалар әңгәмәдә актив катнаштылар, сораулар бирделәр һәм аларга җавап бирделәр. Бергәләп Ватан һәм патриотизм турында фикер алыштылар. Музейның башлангыч бүлекчәсе секретаре Платонова Мария Андреевна әйтүенчә, 12 июнь көнне бәйсезлек көне дипкүптән атаганнар. Тик еллар узу белән мондый исем акрынлап үзенең актуальлеген югалта һәм яшь буынга аңлашылмый кала башлый. Бәйсезлеккә күнеккән, ул быел искә алырга кирәк булган бердәнбер дата түгел, ә тормышның бер өлешенә әверелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования