Сырхауханә махсус җиһазландырылган автобуста урнашкан, анда пациентларны Республика клиник хастаханәсенең табиблары (кардиолог, хирург, невролог, эндокринолог һ. б.) кабул итәчәк. Шунда ук кирәкле анализлар ясатырга мөмкин булачак.Мобиль поликлиника үз эшен якынча Юхмачыда аннары Чуаш Кичүендә башлап җибәрәчәк. Көн саен сырхауханәнең табиблары 70 кешене кабул итә һәм тикшерә алалар.