Әлки районы: партия конференциясендә катнашучылар "Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге конференциясе делегатын сайлады

2019 елның 30 октябре, чәршәмбе

«Бердәм Россия»партиясенең Әлки җирле бүлекчәсенең 31 нче конференциясе булып узды.

 

Конференциянең көн тәртибенә бер мәсьәлә – “Бердәм Россия " партиясе Татарстан төбәк бүлегенең 31 нче конференциясенә делегат сайлау кертелгән иде. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча делегат итеп партиянең Әлки җирле бүлеге секретаре Александр Никошин сайланды.

 

Александр Никошин башлангыч оешмалар секретарьлары Фәргать Әкбәровны, Муса Исхаковны, Илфат Сәмигуллинны актив партия эше өчен бүләкләде. Партиянең яңа ике әгъзасы-Рәфис Гатауллинга һәм Елизавета Шмаковага партия билетлары тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International