Әлки районында 64 кеше телеприставка алу өчен компенсация алды

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Хөкүмәте карары белән быел гражданнарның аерым категорияләре өчен цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевидение сигналын кабул итү өчен телевизион антенна сатып алу чыгымнарын бер тапкыр компенсацияләү кертелде. Компенсацияне 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр, инвалид балалары булган гаиләләр, ялгыз яшәүче пенсионерлар (пенсионерлардан торган гаиләләр),  70 яшькә җиткән һәм аннан өлкәнрәкләр, җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаганнар алырга мөмкин. Компенсацияне билгеләү өчен җан башына уртача керем соңгы өч календарь ай эчендә билгеләнә. Компенсацияне билгеләү өчен документларны агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча республика матди ярдәм үзәге бүлекчәсенә тапшырырга кирәк

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International