Әлки районында Татарстан Профсоюзлар федерациясе көне узды

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Район оешмалары һәм учреждениеләре профсоюзлары активистлары федерация рәисе урынбасары Марат Гафаров, аның белгечләре белән очрашты. Очрашу федерация эшчәнлеге турындагы фильмны караудан башланды. Аннары хезмәтнең баш инспекторы Ирина Анндина хезмәтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге законнар, аларның үтәлеше турында җентекләп сөйләде.

Хезмәткәрләргә хокукый ярдәм күрсәтү, әгәр хезмәт хакын, башка түләүләрне тоткарласалар, ниләр эшләргә мөмкин булуы, 36 сәгатьлек эш атнасына авыл хатын-кызларының хокукы, электрон хезмәт кенәгәсе һәм башкалар турында бүлек җитәкчесе Гүзәл Мингалиева аңлатма бирде. Ә социаль сәясәт идарәсе белгече Анастасия Ерохина пенсионерларның һәм кешеләрнең пенсия яше алдыннан хокуклары турында сөйләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International