Гражданнарны кабул итү

2019 елның 28 ноябре, пәнҗешәмбе

2019 елның 12 декабрендә 12.00-20.00 сәгатьләрдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Гражданнарны гомумроссия кабул итү көне узачак.

Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районы администрациясендә кабул итү Базарлы Матак авылы, Крайнов урамы, 58 йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Муниципаль район администрациясе компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Муниципаль районның икътисадый үсеше мәсьәләләре;

2.Җирле әһәмияттәге мәгариф-мәдәни һәм социаль мәсьәләләр;

3. ТКХ мәсьәләләрен оештыруны һәм координацияләүне тәэмин итү.

Кабул итүгә алдан язылу 8(84346)21-7-56 телефоны буенча башкарыла. (Алдан язылу мәҗбүри түгел).

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International