Әлки районы ватерполчылары Түбән Новгородта җиңү яулады

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Ватерполчылар тренеры Александр Георгадзе билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта яшүсмерләр командасы күпкә уңышлырак чыгыш ясый башлады. Яшь спортчылар беренче турны уздылар, ышанычлы адымнар белән икенче турда да баралар. Ә 7 декабрьдә безнең ватерполчы кызлар командасы Санкт - Петербургка барачак, анда Татарстан Республикасы данын яклап, югары лигада чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар телик.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International