Әлки районы мәктәпләре батарейкалар җыярга өйрәнә

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Район мәктәпләре «Дюраселл Раша» җәмгыяте оештырган шундый батарейкаларны җыю буенча акциядә катнаштылар. Нәби Дәүли исемендәге гимназиягә база мәктәбе роле бирелде, моннан тыш ул әлеге үзенчәлекле ярышның җиңүчесе булды. Акция барышында гимназистлар 41 кг батарейка тапшырдылар. Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары-19 кг батарейка, Чуаш Кичүе мәктәбе – 17,5 кг, Борискино мәктәбе-12,7 кг батарейка җыеп «Иң актив мәктәп» номинациясендә җиңүче булдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International