Әлки районы башлыгы мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Бу көнне без үз һөнәренең мәдәниятен, үз тормышын шушы авыр һәм бик кирәкле хезмәткә багышлаган һәркемгә хөрмәтебезне һәм рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең район мәдәният хезмәткәрләре рухи кыйммәтләрне саклап калу һәм арттыру, аларны халыкка кадерләп җиткерү, авыл халкының ялын файдалы, эчтәлекле итү өчен күп көч куя. Без барыбыз да ял иткәндә, безнең өчен бәйрәм ясап алар эшли. Безнең талантлы мәдәният хезмәткәрләре, үз эшләренең чын осталары кешеләргә игелек һәм яктылык чаткылары өләшәләр, матурлыкны күрергә һәм бәяләргә өйрәтәләр. Аларның тырышлыгы, иҗади эзләнүләре, көндәлек хезмәте белән районда фестивальләр, концертлар, конкурслар уза, бер генә милли бәйрәм дә, авыл җыены да сәхнә осталары катнашыннан башка үтми. Тырыш хезмәт тормышыбызны бизи, районда яшәүче төрле милләт вәкилләрен берләштерүгә, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклауга зур өлеш кертә. Төп вазифалардан тыш, клуб, китапханә һәм музей хезмәткәрләре торак пунктларның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, авылларны төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча зур эш алып баралар.

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре! Үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз, һөнәри осталыгыгыз һәм югары җаваплылыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм һәм һәркемгә, шулай ук якыннарыгызга нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим. Сезнең хезмәт энтузиазмыгыз, иҗади януыгыз бетмәсен, һәр мәдәният учреждениесе кешеләрне яңа чаралар белән җәлеп итсен, актив эшләсен.

Ихтирам белән, Әлки муниципаль районы Башлыгы А. Ф. Никошин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International