Әлки районында 121 кеше керемнәре, мөлкәтләре турында мәгълүматлар тапшырырга тиеш

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Муниципаль хезмәткәрләр 30 апрельгә кадәр үзләренең керемнәре һәм чыгымнары, мөлкәтләре һәм милек характерындагы бурычлары турында декларация бирергә тиеш.

Быел районыбызда әлеге мәгълүматларны 76 муниципаль хезмәкәр, муниципаль вазыйфалар биләүче 24 кеше һәм 21 район советы депутаты тапшырырга бурычлы. Хәзер барлык муниципаль хезмәткәрләр узган ел күпме акча эшләүләре, нинди күчемсез милеккә ия булулары, нинди транспортта йөрүләре, кайсы банкларда исәп-хисап счетлары булуы хакында мәгълүматлар әзерлиләр. Алар үзләренә генә түгел, балаларына, ир я хатыннарына да декларация тапшырачак.

Муниципаль, дәүләт хезмәткәрләренең милек хәленә контроль коррупцияне кисәтү җәһәтеннән иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. Әлеге чараларны үтәмәүчеләргә карата җаваплылык каралган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International