ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2017 ел
сишәмбе

Шомырт чәчәк атканда салкын була, дигән борынгылар.

 Быел исә салкын көннәр май  буе дәвам итә. Җәйне кайчан көтәргә? “Татар информ”да узган матбугат конференциясендә синоптиклар һава торышы турында фаразлары белән уртаклашты. 

Температура күтәрелүе иртәгә үк сизелә башлаячак.

27 майда, шимбә көнне, Базарлы Матакның Ана даны паркында 

Россия эшмәкәрлек көне уңаеннан (День Российского предпринимательства) ачык һавада концерт була.

Концерт 18 сәгатьтә башлана. Тамашага рәхим итегез!

Карга авылында яшәүче Газинур Фәттахов  гер спорты буенча ветераннар арасында узган Россия беренчелегендә беренче урын яулап кайтты.

21 майда Лаеш районының Никольское авылында узган “Каравон” халыкара рус фольклоры фестивалендә  Демидовка авылы клубының фольклор коллективы катнашты.

Алар фестиваль сәхнәсендә шаян һәм дәртле рус халык җырлары белән чыгыш ясадылар.

 

Узган якшәмбе иртәсендә район башлыгы Александр Никошин язгы чәчүдә бик әйбәт эшләүче Алексей Балянинны басуга барып хезмәт уңышлары белән котлады. Кыр батырына ул Мактау грамотасы  һәм акчалата бүләк тапшырды.

22 майга игенчеләребез  48 мең 224 гектарда чәчү эшләре башкардылар.

Бу барлык чәчеләсе мәйданнарның 97 проценты дигән сүз. Механизаторлар тиздән соңгы культуралар чәчүгә керешәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International