ЯҢАЛЫКЛАР


26
май, 2017 ел
җомга

31 майда сәгать 11 дән башлап Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе урынбасары Ильяс Масаллимов Татарстан Республикасы буенча Баш Федераль инспектор белән бергә Болгар шәһәрендә халыкны кабул итәчәк. Кабул итү буенча мәгълүмат алу өчен телефоннар: 8(843)221-74-14, 8(843-45)2-68-59, 8(84347)3-02-42.

Иске Салман авылы уртасында тагын бер су башнясы куйдылар. 

Яңа Салман авылындагы “Каенкай” балалар приюты “Наша Березка” дигән газета чыгара башлады.

Районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлады. 

Мәктәпләрдә уку елы тәмамлануга багышланган тантаналы линейкалар булып үтте. Ә унберенче сыйныфны тәмамлаучы 72 укучы өчен мәктәп кыңгыравы соңгы тапкыр чылтырады.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International