ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Быел юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны вакытында түләмәгән 105 кешегә карата материаллар судка юлланган.  

Районыбызның иң өлкән белем учакларының берсе – Түбән Әлки урта мәктәбе 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Мәктәп коллективы зур тырышлык куеп әзерләгән әлеге гаҗәеп бәйрәм тирә-күрше авыллардан, Казаннан, республиканың төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән бик күп кунаклар җыйды. Мәктәп ишегалдында көндезге дүрттә башланган тантана төнгә кадәр дәвам итте.

Быелгы уракта  34431 гектар мәйданда бөртеклеләрне җыеп аласыбыз булса, шуның 58 процентында урып-җыю башкарылды. Элеватор, амбарларга … тонна икмәк керде. 

Уҗым бодаеның  70 проценттан  артыгы суктырылып саклауга урнаштырылды. Районда бу культураның уртача уңышы гектардан 40 центнер тәшкил итә. Көзге бодай – 43,6 центнер, арпа – 35,1 центнер, борчак 26 центнер уңыш белән сөендерде. Солы культурасы өчен дә ел уңышлы килде – ул һәр гектардан 47,8 центнер чыгып килә.

Игеннәр һәр җирдә өлгерде. Аларның дымлылыгы 12-14 процентка кадәр төште. Хуҗалык җитәкчеләре комбайннарны иң элек коела торган борчак, арпа басуларында эшләтергә тырышалар. 

“Кызыл Шәрык-Агро”ның  Көнбатыш Әлки филиалы комбайнчылары, төшкә кадәр Тахтала отрядында эшләп, көннең икенче яртысында Иске Матак басуларында суктыра башладылар. Игеннәрне турыдан-туры җыеп алуда эшләүче дүрт комбайн янында без дә булып кайттык.

 

Азат Низамиев.

Район урманнарында 4-5 нче класслы, ягъни иң югары янгын куркынычы хөкем сөрә.

Базарлы Матактагы Ана даны һәм Геройлар паркларында шимбә-якшәмбе көннәрендә  дискотекалар оештырыла.

Авыл җирлекләре башлыкларының эш-мәшәкатьләре хәттин ашкан. Аларга ял-бәйрәмнәр дә бик эләкми. Әнә шул тынгысыз хезмәт кешеләренә  районда соңгы елларда кыска гына булса да күмәк ял оештырырга тырышалар. Узган атнада алар теплоходта Түбән Новгородка сәяхәт кылдылар. Чал Идел буйлап әлеге сәфәрдә миңа да катнашырга туры килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International