ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Илнең Европа өлешен карга күмгән бураннарның үткән төндә көчле җилләре генә кагылган иде безнең районга.

Хузангай урта мәктәбе укучылары Петр Хузангай музеенда Россиянең Сугышчан дан көне – Сталинград сугышының 75 еллыгына багышланган Хәтер дәресе үткәрделәр.Аны оештыруда авыл клубы һәм китапханәсе хезмәткәрләре дә катнашты. Музей директоры Олег Мурзин якташыбыз Петр Хузангайның Сталинград  сугышында катнашуы хакында тәфсилләп сөйләде. Иделдәге шәһәр өчен барган канкойгыч бәрелешләр шагыйрь йөрәгендә җуелмас эз калдырган. Бу аның шигырьләрендә дә чагылыш тапкан. Хузангайның Сталинград сугышы төтенен сеңдергән шинеле урнаштырылган витрина янына укучылар дулкынланып килделәр. Биредә Мамай Курганында табып алынган гильзалар, ярчыклар, сапер көрәге, немец авыз гармуны кыйпылчыгы да саклана. Аларны музейга эзтабарлар бүләк иткән. Шунда ук герой-шәһәргә багышланган китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. СССР Кораллы Көчләре ветераны Александр Стрижневның баянда уйнавына кушылып укучыларның сугышчан һтм патриотик җырлар башкаруы аеруча дулкынландыргыч булды. Бөек Ватан сугышының төрле этаплары турындагы тарихи-әдәби викторинада да балалар актив катнашты. Биредә Мария Чернова, Ульяна Чубукова, Денис Мукусев, Данил Кашкаров тулы һәм дөрес җаваплары өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.Тагын бер батыр якташыбыз – Сталинград сугышында катнашкан, биш сугышчан орден кавалеры, Хузангайның дусты, мәктәптә сугышчан әзерлек фәнен укыткан Салих Гыймадиев турындагы стендны да укучылар бик кызыксынып карадылар.

Татарстанда яшәүчеләрне февральдә өч көн рәттән ял көтә. Бу турыда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Һәр күчемсез милек иясе Татарстан Росреестр идарәсенә мөлкәте белән бары тик үзенең катнашында гына алыш-биреш итү мөмкин булуы хакында гариза тапшыра ала.

Без зур сәяси вакыйга алдында торабыз.  Бу елның 18 мартында Россия Президентын сайлау була.

Намуслы хезмәтләре, эш вазыйфаларын бик әйбәт башкарулары өчен Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортының социаль хезмәт буенча белгече Татьяна Александровна КЛЯНИНА һәм няня Дамирә Минзакир кызы ГАБДЕЛБӘРОВА Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International