ЯҢАЛЫКЛАР


8
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Шимбә көнне, 10 февральдә “Яшь имәннәр” лагеры янында “Татарстан чаңгы юллары-2018” үткәреләчәк.

Чиябаш авылында узган җыенда бер агай тәкъдим кертте:

–Клубны ремонтлату турында сорадылар биредә. Бәлки, бу зур клубны күп чыгымнар тотып төзекләндерүгә акча эзләгәнче, бушап калган  мәктәп бинасын клуб итеп файдаланып булыр иде,–ди ул.

Әлеге сүзләрне башкалар да хуп-лады. “Ике катлы мәктәп бинасы ярым буш хәлдә. Аны җылытуга күпме чыгым тотыла. Бераз төзәтү эшләре башкарганда монда клуб итеп файдаланырлык урыннар табарга була”,–диештеләр. Бу фикерне район җитәкчеләре дә ишетте. Димәк, авыл халкының тәкъдиме уңай хәл ителер дигән өмет бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International