23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап районда атлар чабышы үткәрелде.
Анда күрше Спас һәм Алексеевск районнары вәкилләре дә катнашты. Ярымнәселле чабышкылар Новостройка бистәсе янындагы урман буенда әзерләнгән 2 километрлы дистанциядә узыштылар.
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән әлкилеләрне муниципаль район башлыгы, район советы рәисе Александр Никошин котлады.