ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

 Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!

Район җитәкчелеге һәм шәхсән үз исемемнән барыгызны да язның тәүге бәйрәме 8 Март белән кайнар котлыйм.Җәмгыятебез нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә әһәмиятен югалтма­ган, аерым бер җылылык һәм ихласлык белән билгеләп үтелә торган бөтенхалык бәйрәме ул 8 Март. Бу көнне без газиз әниләребезне һәм әбекәйләребезне, сөйгәннәребезне, апа- сеңелләребезне, кыз­ларыбызны, хезмәт- тәшләребезне бәйрәм белән котлап, алар­га чиксез ихтирамы­бызны, яратуыбызны җиткерәбез. Гаилә уча­гын сүндерми саклый белүегез, якыннарыгыз­га җан җылысы бүләк итүегез, балаларыбызга әйбәт тәрбия бирүегез, тормышта безгә рухи терәк һәм таяныч бу­луыгыз өчен рәхмәт сезгә, гүзәл затларыбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International