ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2018 ел
якшәмбе

Районыбызның күп балалы әниләре Казанда Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.

Билбау көрәше буенча Биектау районында узган Татарстан беренчелегендә Әлки командасы беренче урынны яулап, кубок һәм Диплом алып кайтты.

Казанда кекусин каратэның кумитэ бүлеге буенча “Ак билбау” беренчелеге үткәрелде. Анда безнең яшь каратэчылар да катнашты һәм уңышлы чыгыш ясадылар. Милана Яганева 10-11 яшьләр арасында, Глеб Ерусланов 8-9 яшьлек балалар арасында беренче урын алдылар. Влад Еликов (6-7 яшь, 25 кг га кадәр) һәм Анна Младшева өченче урынга лаек булдылар. Балаларның тренеры Евгений Яганев.

Базарлы Матак мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы Ранил Шәмсетдинов апрель-майда Анападагы Яшь армиячеләрнең ЮНТЕХ инновацион һәм фәнни-техник иҗаты лагерына барачак. Лагерь “Смена” Бөтенроссия балалар үзәгендә эшли һәм роботлар техникасына багышланган Татарстаннан әлеге лагерьга бары ике генә укучы чакырыла, аларның берсе безнең Ранил. Укучының җитәкчесе Рамилә Шәмсетдинова.

Бу елның беренче яртыеллыгына “Әлки хәбәрләре” газетасына яздыруда иң уңышлы эшләгән почта хезмәткәрләренә “Татмедиа” АҖнең Әлки филиалы Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Әлки районы мәктәпләрендә чуаш милләтеннән булган 412 бала укый.

 Бу уку елында аларның 74,51 проценты чуаш телен туган тел буларак өйрәтә. Районның 6 мәктәбендә бу тел аерым фән буларак укытыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International