ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2018 ел
җомга

Хәзер транспорт йөртүчеләр дә яктылык кайтаргыч жилетлар файдаланырга тиеш. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр шуны таләп итә.

30 мартта “ Алинә” универсаль спорт залында Рәис Җәләлов истәлегенә өстәл теннисы буенча зур турнир үткәрелә.

Укучылар арасында бәйгеләр сәгать 10 да, олылар арасында 18 сәгатьтә башлана. Ярышларны тамаша кылырга рәхим итегез!

 

Боз тишеп балык тотучылар өчен хәвефле вакыт җитте – чуртаннар шәп чиртсә дә, сулыкларга керү куркыныч хәзер.

Район мәдәният йортында 1-2 апрельдә “Сугыш чоры хатлары” фотокүргәзмәсе эшләячәк.

Вакыт тиз узсын дисәң, ссуда я кредит ал, диләр замана акылбашлары.

 Ә бит дөрес сөйлиләр: бер кочак квитанция буенча айлык түләүләрдән котылып өлгермисең, инде тагын бер ай үтеп бара, димәк, ут, газ, электр һ.б. хезмәтләр өчен бурычларны капларга кирәк.

Иске Салман һәм Түбән Әлки авыл җирлекләрендә үткән атнада республиканың төрле ведомстволары һәм оешмалары белгечләреннән торган мәгълүмати-консультатив төркемнәр эшләде.

 Алар авыл халкына һәртөрле хокукый мәсьәләләр буенча юридик ярдәм күрсәттеләр.

Мамадыш шәһәрендә Татарстан беренчелегенә билбау көрәше бәйгесендә безнең яшь спортчылар зур җиңүләр яулап кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International