ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

​​​​​​​Район башлыгы Александр Никошин ветераннар оешмасы рәисе Ришат Хәлиуллин һәм авыл җирлекләре башлыклары белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә булып, аларга бәйрәм бүләкләре тапшырды.

Чакырылыш буенча армиягә китрәгә җыенучы егетләр һәм аларның әти-әниләре белән очрашып сөйләшү өчен районга республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская килеп киттеләр. Очрашуда шулай ук Чистай, Спас, Аксубай районнары призывниклары да катнашты.

​​​​​​​Районыбызда озак еллардан бирле уңышлы эшләп килүче “Строитель и К” җәмгыяте “Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтне саклау буенча иң яхшы оешма” республика бәйгесе җиңүчесе булды.

Район хуҗалыкларында күпьеллык үлән басуларын тырмалауга керештеләр. Бүгенгә  бу эш 1400 гектарда башкарылды.

Иске Матак авылында 100 урынга исәпләнгән клуб төзелеше төгәлләнү алдында. Финанслау мәсьәләләре уңай хәл ителсә, төзүчеләр мәдәният учагын май урталарына ук өлгертергә җыеналар.

Үткән шимбәдә районыбызның барлык мәктәпләре укучылары "Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" халыкара акциясендә катнаштылар.

Бу чәршәмбедә, 25 апрель көнне, Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлки районы буенча булекчәсе хезмәткәрләре "Тоннель" профилактика чарасы уткәрә. 

​​​​​​​С.Лисенков исемендәге туган якны өйрәнү музеенда бертөркем үсмерләргә паспортлар тапшырганнар. Моны музей хезмәткәрләре “Татарстанда музейлар язы” акциясе кысаларында оештырганнар

Үткән атнада район мәдәният йорты каршындагы “Ташкыннар” халык театры Рөстәм Мингалим һәм Эсфир Яһудинның “Өч балдызга бер ялгыз” музыкаль комедиясен сәхнәгә куйды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International