Әлки районы башлыгы Александр Никошин Корбан бәйрәме белән котлый

31 июля 2020 г., пятница

Хөрмәтле әлкилеләр, мөселманнар, кадерле якташлар! Сезне чын күңелемнән Ислам диненең  иң әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе - Корбан Бәйрәме белән тәбрик итәм.
Әлки муниципаль районы мөселманнары күп еллар дәвамында барлык традицион конфессия вәкилләре белән тату гомер итәләр, җәмгыятьтә тынычлык һәм үзара аңлашуны тәэмин итүдә саллы өлеш кертәләр.
Бу бәйрәм дин тотучыларны исламның рухи һәм әхлакый нигезләренә – өлкәннәргә карата хөрмәт, мәрхәмәтлелек һәм якыннарга мәхәббәт, мохтаҗларга ярдәм итү, балаларда игелек һәм мәрхәмәтлек тәрбияләү кебек сыйфатларга өнди.
Изге бәйрәмнең нигезе - мәрхәмәтлелек һәм ихлас шәфкатьлелек.
Әлки төбәгендә яшәүче халыкның дуслыгы һәм үзара хөрмәте безнең йортларыбызда тынычлык һәм иминлек саклар дип чын күңелдән ышанам.
Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм һәр йортта бәрәкәт телим!

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International