Он был настоящим другом

13 сентября 2013 г., пятница
Үткән гасырның 13 нче елында дөньяга килгән Владимир Павловичка нинди катлаулы тормыш юлы узарга туры килгәнлеген күзаллау кыен түгел. Бу революция һәм аннан соңгы авыр еллар, Бөек Ватан сугышы, халык хуҗалыгын торгызу, Сталин репрессиясе чоры…Бу еллар авырлыгын һәм әрнүен үз җилкәсендә татый Владимир Романов. Билгеле, җиңел булмый. Әмма ул беркайчан да узгандагы авырлыкларга зарланмады, сынауларны узарга, иң кадерле байлыгын – гомерен сакларга ярдәм иткәне өчен Ходайга гел рәхмәтле булды. Ә аның гомере – берничә буын гомере, ветеранның инде оныкларының оныклары үсеп килә.
Владимир Павлович киң күңелле, мәрхәмәтле кеше иде. Әнием сөйләвенчә, яшь чакта алар минем бабакаем белән дус булганнар, бергә фронтка киткәннәр. Кызганыч ки, минем бабай һәлак булган. Ә Владимир Павлович, фронттан исән-сау әйләнеп кайткач,  үзенең гаиләсе булса да,  дәү әниемә алты баласын үстерергә төрлечә ярдәм итеп торган.
Владимир Павлович белән без чын дуслар идек. Безне, яшьлек дустының оныкларын, ул бик якын күрде. Без өлкәнәя төшкәч ике арадагы бу дуслык ныгыды гына.
Владимир Павлович тәвәккәл һәм кыю кеше иде. Зирәклеккә ул  тормышның үзеннән өйрәнгәндер. Ул һәр кешегә файда китерердәй зирәк карарлар кабул итә белде. Ул мөстәкыйль кеше иде, кемгәдер артык йөк булудан, авырлык китерүдән курыкты. Соңгы берничә елдан кала, гомере буе үзен-үзе тәэмин итте, бүтәннәргә дә булышып яшәде.
Авылда  чиркәүне торгызганда ул сүзе белән дә, киңәше һәм эше белән дә ярдәм итте. Юхмачы мәктәбендә музей булдыруда оныгы Андрейга бик булышты. Туган авылының тарихын ул бик әйбәт белә, күп вакыйгалар хәтерендә саклана иде. Андрей еш кына шаяртып аны: "Минем тарихи белешмәм, минем архивым!" дип атый иде.
Владимир Павлович үзенең оптимистлыгы, актив тормыш позициясе белән оныгы җитәкләгән хәрби-патриотик клуб әгъзаларын яңадан-яңа эзләнүләргә рухландырды. Оныгы Андрей хәрби эзләнү эшләрендәге яңалыклары белән уртаклашканда бабасы  ихластан шатлана иде. Укучылар сугыш вакытында безнең герой якташыбыз Чулков Алексей Петрович белән бер полкта очкан ветеран, элекке авиация Главкомы, авиация генерал-полковнигы Решетниковны эзләп тапкач ничек сөенде! Ул мәктәптә кунакта еш була иде. Юхмачы мәктәбенә Советлар Союзы Герое майор Алексей Чулков исеме бирелгәч һәм герой очучыга һәйкәл куелгач куанычыннан елады да. Әлеге минутларда ул бәлки авыр сугыш еллары турында уйлагандыр, фронтта һәлак булган иптәшләрен исенә  төшергәндер. Ә бәлки бүгенге бәхетле тормыш өчен шатланудан күзләре яшьләнгәндер ветеранның. Үзенең гомере бушка узмаганын уйлагандыр ул бәлки. Владимир Павловичның горурланырлыгы бар: улы Николай Владимирович 17 ел мәктәп белән җитәкчелек итте, халык мәгарифе отличнигы булды, оныгы Андрей Николаевич бүген мәктәптә укыта, лаеклы алмаш – оныкчыклары һәм оныкларының оныклары үсеп килә.
Юхмачы бистәсенең Киров урамында кечкенә генә өйдә минем туган йортым белән күршедә яшәгән вакытларын ул гомеренең иң якты һәм онытылмас сәхифәсе итеп еш искә алды. Без җәй саен берәр айга туган авылга кайта идек. Җәйге җылы кичләрдә  ярты төнгә кадәр  Владимир Павлович белән эчкерсез әңгәмә коруларыбыз беркайчан онытылмас. Без аның сугыш турында, үзе, авылыбыз кешеләре турындагы хикәятләрен бик кызыксынып тыңлый идек. Владимир Павлович бүгенге тормыштан, замана вакыйгаларыннан бик хәбәрдар булды. Хәрби хезмәткәр вакытымда ул еш кына миңа:
–Ничек, иртәгә сугыш башлана калса, җиңә алырбызмы? Армиядә  ни хәлләр бар? Ә син ничек очучы булып киттең? Вертолет ничек оча ул? –кебегрәк сораулар бирә һәм  рәхәтләнеп, игътибар белән тыңлый иде.
Аны безнең балаларыбыз да бик яратты. Урамнан аларның өе яныннан узып барганда күреп ала да һичшиксез тәрәзәне ачып үзе янына чакыра, балаларны тәм-томнар белән сыйлый. Сабыйлар сөенеп туймый. Алар бабакайларын шундый ягымлы һәм мәрхәмәтле итеп хәтерләрендә калдырдылар да.
Владимир Павлович белән соңгы очрашуыбыз гомергә истә калырлык булды. Узган елның декабрендә авылга кайткач мин аның хәлен белергә кердем. Кәефе әйбәт иде. Озак кына сөйләшеп утырдык, саубуллашканда җәен һичшиксез юбилеена кайтачагымны әйттем. Ә ул көтеп алырга сүз бирде. Һәм ул вәгъдәсендә торды, көтеп җиткерде. Соңгы тапкыр күрешүебезне онытырлык түгел. "Мин кайттым, әйдә, тор!" дидем. Ул әкрен генә күзләрен ачты,  елмайды, нидер әйтергә теләде, тик әйтә алмады. Аның елмаюыннан һәм күзләреннән мин бу очрашуга шат булуын, әмма тиешенчә каршылый, сөйләшә алмавына уңайсызлануын аңладым. Әйтерсең лә ул моның өчен миннән гафу үтенде һәм…дусты белән мәңгегә саубуллашты. Ике көннән аның гомере өзелде,  иртәнге борчулы телефон тавышы безнең җирдәге  дуслыгыбызга чик куйды.
Иң яхшы дустым Владимир Павловичның якты истәлеге минем генә түгел, гаиләмнең, балаларым һәм оныкларымның, авылдашларымның да хәтерендә гомергә сакланыр.
Николай ЧУЛКОВ,
1 нче класслы хәрби очучы, запастагы полковник.
Уфа шәһәре.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International