“Әлки хәбәрләре” – ел лидеры

24 декабря 2014 г., среда
Ел йомгакларына багышланган әлеге җыелышта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова да катнашты. Биредә республиканың ел дәвамында уңышлы эшләгән басмалары, электрон газеталар бүләкләнде. “Газетадагы үзгәрешләр өчен” номинациясендә “Әлки хәбәрләре” газетасы коллективының эше югары бәягә лаек дип табылды. Диплом белән бергә редакция журналистлар өчен иң кирәкле эш коралларының берсе – цифрлы диктофон белән бүләкләнде. Шундый ук дипломнарга тагын Минзәлә һәм Азнакай районнары газеталары лаек булды.
ПОДПИСАТЬСЯ НА НОВОСТИ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International